«Блогер.Татар» III республикакүләм блогерлар бәйгесе игълан ителә!

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм "Матбугат.ру" порталы "Блогер.Татар" III республикакүләм блогерлар бәйгесе игълан итте. Бәйге социаль челтәрләр кулланучылары арасында татар телендә гаилә темасы турында язучы блогерларны табу, аларның эшчәнлеге аша татар телен популярлаштыру максатында үткәрелә.
Тулырак мәгълүмат:
https://bloger.tatar/

Кунаклы йорт-хөрмәтле йорт

Башкортостан татарлары конгрессының башкарма комитеты рәисе, Башкортостан Дәүләт җыены Корылтай депутаты - Заһир Әхсән улы Хәкимов Казаннан килгән мәртәбәле кунаклар белән БР "Ак калфак " татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Люция Ябир кызы Вафинаның шәхси китапханәсендә кунакта булдылар.

Башкортостан татарлары конгрессы ел нәтиҗәләренә багышланган башкарма комитет утырышына әзерлекне башлады

Башкортостан татарлары конгрессы ел нәтиҗәләренә багышланган башкарма комитет утырышына әзерлекне башлады. Районнардагы җирле бүлекчәләр башкарган эшләре, оештырган чаралары турында мәгълүматләр юллый башлады. Ә без исә кызыклы, әһәмиятле һәм матур чаралар хакында яңалыклар урнаштырачакбыз.
Түбәндә Башкортостан татарлары конгрессының Шаран бүлекчәсе рәисе Зәбир Зыязетдин улы Сәләхов җитәкчелегендә оештырылган "Татар мәдәнияте айлыгы" турында мәгълүмат урнаштырдык.

Шаранда татар мәдәнияте айлыгының йомгаклау гала-концерты!

19 ноябрь көнне Шаран районы мәдәният йортында Башкортостан татарлары конгрессының Шаран бүлекчәсе оештырган татар мәдәнияте айлыгының йомгаклау гала-концерты үтте.
Башкортстан һәм Татарстан Республикаларының халык артисты Фән Вәлиәхмәтов, Татарстанның Ютазы районыннан “Сердәшләр” фольклор ансамбле һәм Туймазы шәһәренең “Җидегән йолдыз” халык татар вокаль ансамбле чыгышлары бәйрәмгә ямь өстәде.
Татарстан мәдәнияте айлыгы һичшиксез телебезне, мәдәниятебезне, тарихыбызны һәм сәнгатебезне саклауда һәм үстерүдә бәяләп бетергесез урын алып тора.

Страницы

Подписка на ТАТАРЫ БАШКОРТОСТАНА RSS