Татар конгрессы съездында катнаштылар

Краснокама районы делегатлары Башкортстан татарлары Конгрессы съездында катнашты.

Делегация составында район хакимияте башлыгы урынбасары Лира Мостаева, район татар иҗтимагый бүлекчәсе җитәкчесе Таһир Мингалин, район мәдәният йорты методисты Ләйлә Хаҗиева, Иске Янъегет авыл клубы хезмәткәре Алсу Исхакова бар иде.

Республиканың төрле районнарыннан һәм шәһәрләреннән 400дән артык кеше катнашкан бу съезда милләт язмышына кагылган, Башкортстан татарларының бүгенгесе һәм киләчәгенә хәл иткән бик күп сораулар каралды. Татар авылларын саклап калу, мәктәпләрдә татар телен укытуны кыскартуга юл куймау, халык йолаларын һәм традицияләрен саклау һәм үстерү һәм башка бик күп сораулар күтәрелде.

Съезд барышында шулай ук август аенда Казанда үтәчәк Бөтендөнья татарлар Конгрессында катнашу өчен делегатлар сайланды. Башкортстан татарлары Конгрессының башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов Конгрессның эшчәнлегенә отчет тотты. Ул рәис булып алдагы срокка да сайланды.

АВТОР ИРИНА ВАЛИЕВА