Уфадагы "Ихлас" мәчете 20 еллык юбилеен билгели

Мөхәммәт хәзрәт Галләм җитәкләгән Уфа "Ихлас“ мәхәлләсе һәм аның мәчете 20 еллык юбилеен билгели. Шушы уңайдан байтак бәйрәм чаралары оештырыла.

Тантаналарга Русиянең байтак төбәкләреннән дини оешмалар җитәкчеләре чакырулы. Шулай ук Иран республикасы, Төркия, Казакъстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Таҗикстаннан күп кунаклар килгән. Җомга көнне алар “Ихлас” мәчетендә узган “Ислам тарихы һәм хәзерге заман” исемле фәнни-гамәли конференциядә катнашты.

Бәйрәм чаралары шимбә көнне Уфаның “Башкортстан” концертлар залында дәвам итте. Халыкара форум дәрәҗәсен алган тантанага Башкортстанның төрле район һәм шәһәрләреннән 500дән артык кеше килгән. Алар арасында дин әһелләре дә, иҗтимагый оешмалар вәкилләре дә, рәсми затлар да, сәнгать әһелләре дә бар. Җыенда җәмгысе 900гә якын кеше катнаша. Юбилейга багышлап берничә күргәзмә дә әзерләнгән. Алар арасында шәмаилләр дә, "Ихлас" тарихы да, Русиядәге иң күркәм мәчетләр дә урын алган.

Дөнья татар конгрессы рәисе урынбасары Марс Тукаев “Ихлас” мәчетен Русиянең күп төбәкләрендә сәфәрдә булганда гел үрнәк итеп күрсәтүләрен әйтә. "Ихлас" мәчете гади бер мәчет кенә түгел. Ул күптән инде мәдәният, мәгърифәт һәм мәгълүмат чарасы үзәгенә әверелде. Биредә оештырылучы мәдәни чаралар яшьләрне дә җәлеп итү өчен бик отышлы алым”, диде.

Чараның рәсми өлешеннән соң бәйрәмдә катнашучыларга бай мәдәни программа тәкъдим ителде. "Ихлас"ның “Илаһилар” халык хоры төркеме башлап җибәргән концертны Казаннан килгән Зөһрә Сәхәбиева, Гөлзадә Сафиуллина һәм Башкортстан сәнгать осталары дәвам итте.