«Бәлешфест» - милли аш-су фестивале

Кадерле дуслар! 

Агымдагы елның ямьле май аенда бәрәкәтле Бүздәк җирендә «Бәлешфест» исемле милли аш-су фестивале оештырылачак. Бәйрәм үткәрү өчен Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе Президент гранты отты. Шул уңайдан башка милли ризыклар белән бергә, татар һәм башкорт табыннарының яме, тәме булган бәлешкә мәдхия җырланачак.

Бездә бәйрәмнәр бүләксез булмый. Кем дә кем бәлеш салу серләре, аның барлыкка килү тарихы, үзе пешергән бәлеш тотып төшкән фотосы белән уртаклаша – шул 3 кешенең бүләк оту мөмкинлеге булачак. 

Бәйгедә катнашу шартлары түбәндәгечә: 

1. Милли-мәдәни мөхтәриятнең https://vk.com/club154168306 адресы буенча урынлашкан төркеменә дуслыкка керергә. 
2. Шушы язмага репост ясарга, ягъни «поделиться» төймәсенә басарга. 
3. Үзегезнең фотогызны, кызыклы мәгълумәтләрегезне, оригиналь рецептны төркем исеменә хат итеп салырга. 

Сез җибәргән материаллар администратор тарафыннан тикшерелеп #Бэлешфест#зурбэлеш-2018 хэштегы белән төркем диварына урынлаштырылачак. 

Бәйге нәтиҗәләре бәйрәм алдыннан өч көн кала ясала. Җиңүче бәлеш бәйрәменә махсус кунак итеп чакыралачак. Әйдәгез, дуслар, осталыгыгызны, маһирлыгыгызны күрсәтегез!