ТАТАР КЫЗЫ 2018!

ТАТАР КЫЗЫ Уфада 21 апрельдә Нур театрында 15 енче тапкыр үтәчәк! Бәйгенең шартлары Татар кызы 2018 группасында тиз арада эленәчәк.

Оештыру эшләрендә күрсәткән ярдәме өчен Рима Амировна

Утяшевага , Уфадагы Берлек оешмасы исеменнән мең рәхмәт! Эшләребездә таяныч булган даими иганәчеләребезгә, Камиль әфәнде Аблязовка, Мөдәрис әфәнде Шигабутдиновка, безнең өчен туган йортка әйләнгән татар Нур театрының директоры Ильдар Азгамовичка, гомүмән Нур театры коллективына рәхмәтлебез.

Татар кызын татарча итеп сәхнәгә куючы, җир шарындагы бердән бер профессиональ коллективыбызга, аның режиссерлары Гүзәл Акбердина һәм Зиннур Сөләймановка, алыштыргысыз сценаристы Ландышка зур рәхмәт! Берлек оешмасын язып тормыйм. Безнең эшкә бәяне тарих бирер.

Алла бирсә бергәләшеп Татар кызы бәйгесен әзерләп , Башкортостан татарларына бәйрәм ясап, рухи азык булырлык итеп үткәрергә язсын! Бергә булыйк!

Нафиса Акчурина