АНА ТЕЛЕ - 2018

М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында бүген бик матур чара — татар бүлекләрендә укучы студентларның "Ана теле" бөтенрусия конкурсы — башланып китте. Филологик белем һәм мәдәниара коммуникацияләр институты җитәкчесе Халидә Галимова бу конкурсның үтә мөһимлеген билгеләде.

Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы тырышлыгы белән конкурс инде 10нчы тапкыр үткәрелә. Проектның авторы һәм җитәкчесе — Раушания Гәрәева.

Кафедра мөдире Илшат Насыйпов әйтүенчә, тәүге тапкыр бу конкурс Туган тел көнендә үтә һәм туган телне куәтләүче бер чара булып тора; илебездә татар бүлекләре санаулы гына, шуңа карамастан, конкурс дәвам итә, яңа исемнәр ача. 

Быел конкурста берсеннән-берсе акыллы, белемле 8 кыз көч сынашачак. Лариса Долгова һәм Динара Хәбибуллина (КФУ), Алсу Ибраһимова һәм Алсу Садыйкова (КФУның Алабуга филиалы), Элиза Кыямова (БДУның Стәрлетамак филиалы), Алина Тимашева (БДПУ), Гөлназ Хизбуллина (БДУ) үз уку йортларының данын яклаячак.

Бүген портфолио, үзең белән таныштыру, сәхнәдә иҗади чыгыш конкурслары булды, иртәгә студентлар Уфа шәһәренең 84нче гимназиясендә дәресләр бирәчәк.

Мәгариф ветераннары, абруйлы укытучылар, журналистлардан тупланган жюри исә җиңүчене гадел итеп билгеләү өчен бар көчен салачак.
Дильбар Булатова