Кыйгы җирен данлап, мактап...

Бөтендөнья татарлары конгрессының Башкортстандагы вәкиле А.Х. Локманов, уку-укыту эшләрен оештыруда ярдәм күрсәтү бүлеге җитәкчесе Г.Н. Гаскәрова, республика хатын-кызларының ”Сәхипҗамал” оешмасы әгъзасы, шагыйрә Р.Мөхәммәтҗановалар Кыйгы районында кызыклы, файдалы очрашуларда катнашып кайттылар.

Иң мөһим очрашуларның берсе район администрациясе җитәкчесе Шамиль Радил улы. Мөхәммәтдинов белән түгәрәк өстәл булды. Монда районның урындагы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре, әгъзалары, туган якны өйрәнүчеләр катнашты.Әңгәмә барышында сүз районда туган телләрне укытуны оештыру, ата-аналар белән эш, укыту-тәрбия эшләренә бәйле мәсьәләләр күтәрелде.

Районда бу эшләрне оештыру иҗтимагый оешмалар, уку-укыту учреждениеләр җитәкчеләре белән берлектә киңәшләшеп алып барылуы билгеләп үтелде. Тәрбия, белем бирү мәсьәләләрендә, районда яшьләр өчен эш урыннары булдыру максатында алда кызыклырак проектларны бергәләп башкарып чыгу мөмкинлекләре каралды.

Көнүзәк тел укыту, тәрбия мәсьәләләренә кагылган сөйләшүләр Түбәнге Кыйгы балалар бакчасы коллективы, укытучылар коллективы белән очрашуларда дәвам итте.

Быел Республикабызда игълан ителгән гаилә елына багышланган кичә Түбәнге Кыйгы авылы мәктәбендә оештырылды.
Кыйгылылар халкыбызның “Үлгәннәрнең каберен бел, исәннәрнең кадерен бел!” мәкале үрнәгендә яшиләр.

Мәктәпкә үзләренең туган якларының тарихын өйрәнүгә, мәдәниятен баетуга, халкыбызның рухи мирасын, телен, милли гореф-гадәтләрен тергезү һәм саклауга, зур өлеш керткән бүгенге көндә лаеклы ялда булган Түбәнге Кыйгы авылыннан чыккан ветераннар чакырылган. Үзләренең хезмәте белән казанышларга ирешкән күп авылдашлар искә алынды.

Түбәнге Кыйгы урта мәктәбен тәмамлаучылар зур үрләр яулыйлар. Алар арасында авыл хуҗалыгы, сәнәгать, мәгариф, мәдәният, фән һәм халык хуҗалыгының дистәләрчә тармагында хезмәт итүче район, Республика, Рәсәй күләмендә танылган шәхесләр бар.

Фронтта Ватан өчен каты сугышлар барган вакытта гади бер татар авылында 1942 елның кышында дөньяга аваз салган Кыям кызы Лиза хезмәт юлын мәктәп тә пионер вожатый булып башлый. Туган якларында укытучы, Кыйгы мәгариф бүлегендә методист булып эшләгәннән соң , 1971 елдаУфага килеп шәһәрнең Октябрь районында озак еллар химия һәм биология укытучысы булып эшли. 50 елдан артык гомерен балалар укытуга һәм тәрбияләүгә багышлаган укытучының хезмәтен хөкүмәтебез зур бәяли.

Ул Башкортстан Республикасының һәм Рәсәй Федерациясеның атҡазанғанукытучысы, Рәсәйнең һәм Башҡортстанның халыҡ укытучысы, Рәсәй Федерациясенең почетлы мәгариф хезмәткәре, ике Сорос гранты, Сухомлинский медале иясе. Лиза Кыям кызы Агадуллина үз фәне буенча бик күп олимпиадаларда җиңүчеләр әзерләгән хөрмәтле укытучы.Олы яшьтә булуына карамастан Лиза Кыям кызы бүген дә сафта. Уфа шәһәренең 27нче мәктәбендә аның укучылары Русия күләмендә уңышлары белән куандырып торалар.

Бу кичәгә шулай ук бик күп укытучыларның укытучысы ветеран укытучы Вәкыйф Таһир улы Таһиров та килгән иде.Ул бүгенге көндә Түбәнге Кыйгы авыл мәчетенең имам-хатибы, авылның хөрмәтле кешесе, ( 76 яшьлек укытучының 88 яшьлек укытучысы!)

Тагынбер кунак - 1941-1945 елларда Түбәнге Кыйгы мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләгән, аннан соң Салават районы Шәрип авылында хезмәтен дәвам итеп 34 ел гомерен балалар укытуга багышлаган, бүгенге көндә 99 яшьлек Зәйнәп Сәләх кызы Хадыеваның чыгышы һәркемне сокландырды. Үзенең фикерен матур итеп тезеп, шул авыр елларда укыткан укучыларының исемнәрен әле дөрес хәтерләп сөйләгән ветеранны һәркем сөеп, яратып озатты.

Букичәнең түрендә тагын бер 41 ел гомерен балаларга татар телен укытуга багышлаган ветеран укытучы, - Башкортстан Республикасының атказанған укытучысы, Рәсәй Федерациясенең мәгариф отличнигы Ахъямова Альмира Мазгар кызы утырды. Тырыш хезмәтләре өчен хөрмәт казанган укытучылар үсеп килгән буынга васыять итеп бөтен мөмкинлекләрне кулланып үз туган телләрен белүче, туган җирләрен сөюче, халкыбызның гореф-гадәтләрен өйрәнеп киләчәк буынга илтүче, әти-әниләренең, илебезнең сөекле, кирәкле уллары һәм кызлары булып үсүләрен теләделәр.

Килгән кунакларга истәлек итеп укучылар үз куллары белән эшләгән бүләкләрен бирделәр, үз телебездә матур шигырьләр сөйләп, җырлар башкардылар,шулай ук абруйлы кунакларга,үз эшләренең остасы булган, туган җир, туган тел сагында торган хезмәткәрләргә Бөтендөнья татарлар конгрессының мактау хатлары тапшырылды.

Бөтендөнья татарлары конгрессы вәкиле Алик Харис улы Локманов; Башкортстанның хатын-кызлар“Сәхипҗамал” оешмасы әгъзасы Кыйгы районы Арыслан авылында туып үскән шагыйрә, 3 шигырь, 2 җыр китабы авторы Резеда Ягәфәр кызы Мөхәммәтҗановалар да үсеп килгән яшь буынга туган телләрен өйрәнеп, шундый бай туган җиребезнең кадерле, хөрмәтле кешеләре булып өлкәннәргә алмаш булып үсүләрен теләделәр.

Түбән Кыйгыда бу кичәне оештыруда ярдәмче-терәк булган Кыйгы муниципаль районы администрация башлыгының авыл-хуҗалыгы буенча урынбасары, авылдашлары Рәшит Рәис улы Әхмәтшин; Кыйгы муниципаль районы администрациясенен мәгариф булеге начальнигы Ильгиз Сафиулла улы Хадыев; Туган якны өйрәнүче, тарихчы, 17 китап авторы, якташлары Рәмил Рәхимҗан улы Аскаров; төньяк-көнчыгыш районнары ахуны Салават хәзрәт; Бөтендөнья татар конгрессының Кыйгы район бүлеге әгъзалары Вәли Саяф улы Заһиров, Җәмилә Шәфәгать кызы Хөрмәтуллина;Түбәнге Кыйгы авыл хәкимияте башлыгы Петр Павел улы Руднев,бердәм укытучылар коллективын җитәкләүче мәктәп директоры Богданова Нурзида Рауф кызы кебекләр булганда бу җирдә туган телле, игелекле, эшсөярләр алмашка үсәр дигән ышаныч белән кайттык.
Гөлүзә Гаскәрова.