Башкорт дәүләт университеты бинасында татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы үзенең 60 еллык юбилеен билгеләп үтте

30 ноябрь көнне Башкорт дәүләт университеты бинасында татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы үзенең 60 еллык юбилеен билгеләп үтте. Тантанада Башкортстан һәм Татарстан Республикаларының билгеле тел һәм әдәбият галимнәре, фән, мәгариф, матбугат хезмәткәрләре, университетны төрле елларда тәмамлаган укытучылар, журналистлар, студентлар катнашты.
Бәйрәмдә кафедра мөдире Алмаз Галимҗан улы Шәйхуловка, кафедра укытучыларына милләтебез балаларын укытуга һәм тәрбияләүгә керткән өлешләре өчен чиксез рәхмәтләр җиткерелде.Чыгыш ясаучы кунаклар арасында төрле җәмгыять оешмалары да бар иде. Бөтендөнья татарлары конгрессы исеменнән язылган котлау хатын Бөтендөнья татарлары конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиллеге референты Ногманова Альмира Әфтах кызы укып ишеттерде.