Илгиз Шәкүровның иҗат кичәсе гөрләп узды

Бу көннәрдә Башкортстан Республикасының Мишкә районында яшәүче Шәкүров Илгиз Сахил улы үзенең 25 еллык иҗадына багышланган кичәләр үткәрә. Шундый матур кичәләрнең берсе Уфа шәһәренең “УМПО” Мәдәният сараенда гөрләп узды. Сәхнәдә аның белән беррәттән Флера Шәрипова, Резеда Әминева, Фәрваз Урманшин кебек республикада танылу алган җырчылар чыгыш ясады. “Юлдаш” радиосында хезмәт итүче Резеда Вәлитова һәм Филүс Касыймовлар концертны җанлы, халык күңеленә һуш килерлек итеп алып бардылар.
Илгиз Сахил улы – җырчы, композитор гына түгел, иҗтимагый эшләрдә дә актив катнашучы шәхес. Бүгенге көндә ул Башкортстан татарлары конгрессының Мишкә районы бүлеген җитәкли.
Артистны һәм җәмәгать эшлеклесен котларга якташлары, төрле иҗтимагый оешмалардан вәкилләр килгән иде. Алар арасында Бөтендөнья татарлары конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиллегеннән Локманов Алик белән Ногманова Альмира да бар иде. Алар Илгиз Шәкүровны иҗади уңышлары белән котлап чыгыш ясады һәм бүләккә китаплар тапшырды.