Уфа шәһәре 84нче Татар гимназиясендә “Татар теле һәм әдәбиятын укытуда актуаль мәсьәләләр” темасына семинар узды

Кичә Уфа шәһәре 84нче Татар гимназиясендә “Татар теле һәм әдәбиятын укытуда актуаль мәсьәләләр” темасына семинар булып узды. Анда шәһәрнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары, мәгариф эшлеклеләре, татар иҗтимагый оешмалары актив катнашты. Уфа шәһәре 84нче Татар гимназиясе директоры Идрисов Равиль Рифгат улы барлык килгән кунакларны кайнар сәламләде һәм семинар нәтиҗәләренең фәһемле булачагына үзенең ышанычын белдерде. Чараның беренче өлешендә 84нче гимназиянең укытучылары Гәрәева Глүзә Әнвәр кызы 6 сыйныфта “Лирик әсәргә анализ”, Ахунова Айгөл Рәшит кызы 1сыйныфта “Саннар дөньясында” дигән темаларга ачык дәрес күрсәттеләр. Семинарның икенче өлешендә Гәрәева Әлфия Хәбибулла кызы үзенең “Дөньяда иң-иң матур тел, ул минем туган телем”дип аталган мастер- классында укытудагы күпьеллык тәҗрибәсе белән уртаклашты. Шакирова Ильмира Фәһим кызы исә “Театр яктылыкка, нурга илтә” дигән класс сәгате тәкъдим итте. Укытучылар барысы да дәрес үткәрүдә инновацион алымнарга таянып, укучыларның психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып эш итүләрен ачык мисалларда исбатладылар. Аннан соң килгән кунаклар гимназиянең актлар залына җыелдылар. Гимназия укучылары тарафыннан әзерләнгән кечкенә концерттан соң татар телен һәм әдәбиятын укытуның актуаль мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл үткәрелде. Анда Башкортстан Республикасы татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Утәшева Римма Әмир кызы, Башкорт дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, профессор Насипов Илшат Сәхиятулла улы һәм шул ук кафедраның доцентлары Хәлиуллина Альбина Гәбит кызы, Гәрәева Раушания Рәүф кызы чыгыш ясадылар. Уфа шәһәре “Нур” татар дәүләт театры директоры Хазиев Илдар Азгам улы, “Ихлас” мәчетенең имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Галләмов та үзләренең чыгышларында мәктәптә милли тәрбия бирүнең мөһимлеген ассызыкладылар.
Башкортстан Республикасы Уфа шәһәре шәһәр округы хакимиятенең мәгариф бүлеге әйдәүче белгече Юсупова Алсу Галим кызы 84нче Татар гимназиясенең укыту, тәрбияләү өлкәсендә зур уңышларга ирешүләрен аерым билгеләп үтте һәм коллективка үзенең рәхмәтен белдерде Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиллегеннән Ногманова Альмира Әфтах кызы да бу чарадан читтә калмады.