14-16 март көннәрендә Казанда VIII Бөтенроссия татар авылы эшмәкәрләре җыены узды

2019 елның 14-16 март көннәрендә Казанда VIII Бөтенроссия татар авылы эшмәкәрләре җыены булып узды. Аны оештыруда Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты һәм “Россиянең татар авыллары” иҗтимагый оешмасы зур хезмәт салды. Башкортстан Республикасыннан бу чарада 104 кеше катнашты. Өч көнгә сузылган программа үзенең бай эчтәлеге белән аерылып торды. Җыенның беренче көнендә делегатлар Татарстан Республикасының Фәннәр академиясендә "Татар халкының үсеш стратегиясе” эскизының проекты белән таныштылар. Аннан соң җыенда катнашучылар өчен дискуссион мәйданчыклар үзләренең ишекләрен ачты. Дискуссиядә җир белән эшләү, хуҗалык итү төрләре, авылда җитештерелгән продукцияне эшкәртү, сату юлларын тикшерүгә багышланган мәсьәләләр күтәрелде. Кичен кунаклар игътибарына “Казан” бию ансамбленең “Казан хәзинәсе” дип аталган тарихи-хореографик спектакле тәкъдим ителде.
Икенче көнне җыен делегатлары Татарстанның Мөслим районына сәфәргә бардылар. Биредә авыл эшмәкәрләренең хуҗалыклары белән таныштылар, аларның эш алымнарын якыннан күрү, бәяләү, хезмәттәшлек булдыру мөмкинлекләренә ия булдылар. Җыенның өченче көнендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашлыгында Пленар утырыш үткәрелде. Төрле төбәкләрдән килеп, үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклашкан милләттәшләребез арасында Чакмагыш районы Аблай авылыннан фермер Айдар Габдуллин да бар иде. Ул үзенең авылындагы эшмәкәрләрнең башкарган гамәлләре турында кыскача сөйләп үтте, Башкортстанда кооперативлар оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Бу көнне РФ төбәкләрендә җитештерелгән продукция һәм халык кәсебе товарлары күргәзмә-ярминкәсе дә оештырылды. Башкортстан делегациясе бу чарада да актив катнашты. Мәсәлән, Чакмагыш районы Аблай авылыннан килгән Илнур Сакаевның стенды сөттән ясалган продукциянең күптөрлелеге белән үзенә җәлеп итте. Хуҗалык өчен кирәкле төрле җепләр, баулар, канатлар җитештерү белән шөгыльләнгән Уфа районы эшмәкәре Мөнир Арслановның продукциясе дә күргәзмәдә үзенең лаеклы урынын тапты.
Җыен эшлекле төстә узды. Килгән делегатлар зур фәһем, рухи азык алып, Бөтендөнья татар конгрессына рәхмәтле булып таралдылар.