Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиле Алик Локмановның VIII авыл эшмәкәрләренең пленар утырышындагы чыгышның тексты

2019 елның 14-16 март көннәрендә Казанда үткәрелгән VIII Бөтенроссия татар авылы эшмәкәрләре җыенында милләттәшләребез өчен бүгенге көндә актуаль булган күп мәсьәләләр күтәрелде. Шул ук вакытта кайбер мөһим телмәрләр, вакыт аз булу сәбәпле, Пленар утырыш мөнбәреннән яңгырый алмады.
Сезнең игътибарга Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиле Алик Локмановның җыенда чыгыш ясау өчен әзерләгән текстын тәкъдим итәбез.

"Саумысыз, газиз милләттәшләр, мөхтәрәм президиум!
Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле булып эшләү дәверемдә, менә инде сигезенче тапкыр авыл эшмәкәрләре җыенына республика делегациясен үзем хәзерләп алып киләм. Бүгенге җыенда безнең республикадан 104 кеше катнаша. Бу иң зур төркем. Гомумән, Бөтендөнья татар конгрессы, Башкортстанда миллион ярым татар яшәвен исәпкә алып, үткәргән барлык чараларына да катнашучылар квотасын күп итеп бирә, без моңа бик тә рәхмәтле.
Әйтергә кирәк, тәүге елларда җыенда катнашучылар исемлегендә, башлыча, алыпсатарлар күбрәк була иде. Хәзерге көндә картина бөтенләе белән үзгәрде. Бүген авылларыбызда булдыклы, җегәрле, үз тамагын гына түгел, башкаларны да туйдырырдай эшкуарлар үсеп чыкты. Бу исә Бөтендөнья татар конгрессының шушы тармакта гамәл кылучылар белән даими эшләү нәтиҗәсе дә.
Гадәттә, җыенга без автобуслар яллап киләбез. Юлда һәрберебез үзе белән, эше белән таныштыра, тәҗрибәсе белән уртаклаша, тормыштагы, яшәештәге проблемалар тикшерелә. Казанга килгәч, башка регионнарның эшмәкәрләре белән танышу давам итә. Эшлекле мөнәсәббәтләр туа. Кем, кайда, нәрсә җитештерә, эшендә нинди яңа алымнар куллана. Менә шушы аралашулар нәтиҗәсендә ныклы, даими элемтәләр барлыкка килде. Мәсәлән, Чувашстан, Татарстан Башкортстанга атлар алырга килә. Безнекеләр Чувашстанга бәрәңге орлыклары алырга бара, Свердловский өлкәсеннән токымлы сыерлар кайтарыла. Башкорстандангы татар бал кортлары җыйган бал бик күп регионнарга озатыла. Кыйгы районы эшкуары Владик Заһиров, Чувашстан эшмәкәрләренең тәҗрибәсен өйрәнеп, үзендә крахмал заводы төзи башлады. Республикада кооперативлар оештыру эше башланып китте. Мондый үрнәкләрне бик күп китерергә булыр иде. Кыскасы, бүген авыл эшкуары, булган барлык мөмкинлекләрне файдаланып, максатчан эш алып бара.
Җәмәгать, барыбызга да билгеле : бүгенге авыл тормышы мактанырлык түгел. Күп җирләрдә балалар бакчасы, мәктәп, клуб – китапханә ябылды, табиблар кыскартылды. Дәүләт боларны кайчан тергезер? Билгеле түгел. Авылның җан асравы, милләтебезнең киләчәге, авыл эшмәкәре хәстәренә калды. Аллага шөкер, моны эшмәкәрләребез үзләре дә аңлый башлады. Шушы җыен мөнбәреннән Туфан ага Миңнуллин, Әсхәр ага Шакиров, Фәүзия ханым Бәйрамова, Ркаил Зәйдулла кебек милләтпәрвар шәхесләребезнең эшкуарларны “Үзегез генә баемагыз, милләтне дә кайгыртыгыз!” – дип өндәүләрен дә булдыклыларыбыз күңелләренә сеңдергәндер.
Барысын да санау мөмкин түгел, әмма, кайберләрен әйтеп китәргә кирәк : бүгенге җыенда катнашучы Башкортстан егетләре - Иглин районыннан Хәсән Идиятуллин, Чишмәдән Дамир Идиятуллин, Туймазыдан Фәнир Галимов, Благовещенскийдан Альберт Динуров, Кушнареннан Ирек Бакиров һәм Дамир Гильванов, Чакмагыштан Айдар Габдуллин, Стәрлебаштан Ильнур Сабирҗанов, Уфа районыннан Миңлеәхмәт Назыйров авылларында сабантуй, җыен, “Саумысыз авылдашлар” бәйрәмнәрен даими үткәреп торалар, уку-укыту мәсьәләләрендә, спорт, милли-мәдәни чараларга, дини оешмаларга матди ярдәм күрсәтеп торалар.
Эшмәкәрләр арасында ятим балаларны тәрбиягә алучылар бар. Халык мондыйларга зур рәхмәтле.
Халкыбызның “Урыс баеса – чиркәү сала, татар баеса – хатын ала”, дигән мәкале бар. Бүгенге көндә бу мәкаль бүтәнрәк төс алды. Урыс чиркәү саладыр, татар да хатын ала, хатын яңартканнары да бар, әмма баеган татар мәчет тә сала башлады. Башкортстанның бик күп авылларында заманча яңа материаллар кулланып төзелгән мәчетләр калкып торалар. Шәхсән акчага төзелгән мондый мәчетләрнең саны бүген 142 гә җитте. Хәзер инде, шушы матур мәчетләргә намазга баскан мөселманнарыбызны күберәк китерергә кирәк. Әлбәттә, бу үзе аерым бер проблема.
Мөхтәрәм җәмәгать, хәләл акча, хәләл мал җиңел генә бирелмәвен миннән дә яхшырак беләсез.. Эшең рәтле барсын дисәң, көне-төне чабарга кирәк. Ә бит әле эшкуар да кеше, ул да җылы сүзгә, игътибарга мохтаҗ. Менә шуны исәпкә алып, түбәндәге тәкдимнәрем.
Рустам Нургалеевич, Васил Гаязович, хәйрия эшләре белән шөгыльләнгән эшкуарларыбызны хөрмәтләү өчен танылган хәйрияче Әсгат Галимҗанов исемендәге премия булдырырга иде! Гомере буе төрле бәлаларгә юлыккан гаиләләргә ярдәм кулы сузган, тыелган чакларда Казан янында – үз сараенда терлек асрап, аны саткан акчага балалар, картлар йортларына 80 автобус, машина бүләк иткән бу шәхеснең исемен мәңгеләштерү матур үрнәк булыр иде.
Бу бүләкне авыл эшмәкәрәләренә тапшырырга мөмкин булса, Татарстанның эшлекле партнерларын дәртләндерү өчен бертуган Шакир һәм Закир Рәмиевлар премиясен булдыру да зарур. Бу фидакарь шәхесләребез дә ,үзләре эшләп тапкан акчаларына илледән артык мәчет-мәдрәсә, мәктәпләр, дәваханәләр ачып, аларны үз хисабына тотканнар. Рәсәйдә революция алдыннан татардан да гыйлемлерәк халык булмаган. Монда Рәмиевлар чыгарган “Вакыт” гәзите, “Шура” журналы, йөкләп – йөкләп алар чыгарган әдәби китаплар, уку әсбаблары да искиткеч зур роль уйнаган. Бу да татарны дөньяга танытуның бер чарасы булыр иде. Мин бу ике премиянең дә низамнамәсен эшләдем. Хупласагыз, тапшырырмын.
Менә инде сигезенче кабат җыелабыз. Тик һаман да татар эшмәкәрләренең белешмәсен чыгара алмыйбыз. Бу бик кирәк нәрсә бит, шушы эшне сузмаска иде!
Эшмәкәрләр темасы белән турыдан – туры бәйле булмаса да, тагын да бер тәкъдимемне ишеттерәсем килә. Тиздән сабантуйлар башланачак. Быел Самара өлкәсендә Бөтенроссия татар авыллары сабантуе, Новосибирскийда федераль сабантуй үтәчәк.
Бөтендөнья татар конгрессын сабантуйлар белән мавыга дип тәнкыйтьлиләр. Бу карашта булганнар белән һич кенә дә килешмим. Сабантуй – ул татарны доньяга таныта торган иң көчле бренд. Моны берчә сукыр һәм чукрак кына аңламас. Әмма сабантуйларга яңа сулыш бирү өчен, эстрада җырчылары белән генә чикләнмичә, программага татарның симфоник музыкасын һәм композиторларыбызның фортепиано әсәрләрен дә кертер идем. Фәрит Яруллин, Салих Сәйдашев, Нәҗип Җиһанов, Рөстәм Яхин, Алмаз Монасыйпов, Мәсгүдә Шәмсетдинова, Рәшит Калимуллин кебек маэстроларыбызның дөньякүләм дәрәҗәсендәге опуслары бар. Бу музыканы сабантуй ыгы-зыгысында түгел, ә кичтән, шул ук сабантуй мәйданында ачык һавада тыңларга булыр иде. Шушы кичәдә шагыйрьләребезнең шигырьләрен дә яңгыратырга була. Халкыбызның боткасын пешергәч, маен кызганма дигән мәкале бар. Артык чыгымнар таләп итсә дә, бу нәрсәләр сабантуйга ямь дә, гамь дә өстәр иде. Татар җырын гарипләндерә торган “Үзгәреш җиле” проектына миллионнар түккәнче, чыгымнарны менә шуңа тотсак, күпкә отар идек. Югыйсә, әлегә безнең милләт музыкада эстрада җыры жанрында гына таптана.
Хөрмәтле эшмәкәрләр! Уйлаган ниятләрегезне тормышка ашыруда Аллаһе Тәгалә юлларыгызны һәрчак ачып куйсын. Бәрәкәтләрегез артып торсын. Сәламәтлек ташламасын.
Безгә шушындый җыеннарга җыелышып, аралашу мөмкинлеге тудырган Татарстан җитәкчелегенә Башкортстан делегациясе исеменнән олы рәхмәтләребезне күндерәм!
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!"