Уфа шәһәрендә балалар спорт уеннары кысаларында чит ил вәкилләре белән очрашулар үтте

Бу көннәрдә уфа шәһәрендә балалар спорт уеннары кысаларында чит ил вәкилләре белән очрашулар үтте. Уфа татар хатын-кызлары союзы
"Ак калфак" та читтә калмады. Дим бистәсендә әүдем эшләп уңышлы иҗат итүче балалар ансамбле "Ләйсән" җитәкчесе Сәлимә Гүмәр кызы Зиянгирова һәм оешма оста куллары да катнашты. Австралиядән килгән делегация оешма оста куллары тегеп бүләк иткән калфак-түбәтәйләрне шатланып кабул иттеләр. Кул эшләрен күреп, оештырган күргәзмәгә шәһәр җитәкчесе Өлфәт Мустафин зур бәя бирде.