Башкортстан татарлары конгрессы утырышында узган елга нәтиҗәләр ясалды һәм алдагы елга эш планнары каралды.

Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитетының 14 декабрьда узган киңәйтелгән утырышында республика районнарының татар конгрессы бүлек рәисләре һәм милли хәрәкәт активистлары катнашты. Чарада 2019 елдагы оешма эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды. Аны Дөнья татар конгрессының Башкортстандагы элекке вәкиле, Башкортстан татарлары конгрессының мәдәният комитеты рәисе Алик Локманов ясады. Ул Дөнья татар конгрессы вәкиле эшчәнлеге һәм Башкортстан татарлары конгрессы исеменнән бер хисап әзерләвен әйтте. Казанда узган мөселманнар, авыл эшкуарлары һәм башка форумнарда иң зур делегация буларак катнашу, Башкортстанда гыйнвар аеннан башлап бүгенге көнгә кадәр узган чараларда катнашуны сөйләде.
"Дөнья татар конгрессында барлык татар оешмалары туплана. Башкортстан татарлары конгрессына да республикадагы күпчелек татар иҗтимагый оешмалары керә. Аларның һәрберсенең үз юнәлеше бар. Мәсәлән, "Ак калфак" хатын-кызлар оешмасы укучылар һәм балалар белән эшли. "Сәхибҗамал" татар хатын-кызлар оешмасы мәдәни, иҗади юнәлештә чаралар уздыра. Конгресс барлык оешмаларның да чараларында катнаша һәм ярдәм итә. Конгресс татар оешмаларын берләштерүче көч", – диде Алик Локманов. Агымдагы елда Уфада узган иң зур вакыйгалар дип Татар халкының үсеш стратегиясен тикшерүне һәм Башкортстандагы татар көннәрен атады.
Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов алдагы елга эш планы белән таныштырды. Аңа студентларның Казанга сәфәре, Уфада Татарстанда һәм Башкортстанда яшәп иҗат итүче яшь иҗатчыларның очрашуын оештыру, Русия югары уку йортлары татар бүлеге студентларының "Ана теле" бәйгесе, мәктәп укучыларының республика театр фестивале, татар җыры башкаручыларның "Туган тел" бәйгесе, татар киносы атналыгы, "Татар җыры" бәйгесе һәм башка күп кенә чаралар кергән. Заһир Хәкимов алдагы елдагы төп чара – халык санын исәпкә алуга әзерләнү һәм уздыру булачагын билгеләде: "Алдагы елда ике төп чара: аларның берсе Татарстанның 100 еллыгын уздыру булса, икенчесе — җанисәп. Без бу чарага җитди әзерләнергә һәм кычкырмый гына җанисәп өстендә эшләргә тиешбез".
Бәләбәй татар гимназиясенең элекке мөдире Нурмөхәммәт Хөсәенов җанисәпкә әзерлек тәкъдимнәрен җиткерде: "Филология фәннәре докторы Радик Сибәгатовның 2002 елда "Башкортстан татарлары: тел, тарих, мәдәният мәсьәләләре" исемле китабы чыккан иде. Мин аны кабат нәшер итү, шулай ук интернетка кую кирәк дип исәплим. Иң дөрес саннар элекке ревизия китапларында. Беренче һәм икенче ревизия китапларында башкорт халкы бөтенләй юк. Бүген чынбарлыкта Башкортстанда 2 миллионга якын татар яши, дөнья буенча алар 20 миллионнан да ким түгел. Башкортстанда башкортлар 11 процент тәшкил итә".
Башкортстан татарлары конгрессының Стәрлетамак бүлекчәсе рәисе Илсур Мансуров тигезлек мәсьәләләрен күтәрде:"Элек иң яхшы ел укытучы бәйгесендә җиңгән татар теле укытучыларына атказанган исеме бирелә иде. 2016 елдан бирле биргәннәре юк. Быел узган Татарстан көннәрендә генә бер кешегә бирелде. Өч ел буенча җиңүчеләр читтә калды. Татар теле укытучылары кызыксындыру булмагач, бәйгегә сүлпән карый башлады", диде һәм тигезлек таләп итәргә чакырды.
Чарада Мәскәү татарлары штабы җитәкчесе Рөстәм Ямалиев та катнашты һәм Мәскәүдәге татар җәмәгатьчелеге эшчәнлеге белән таныштырды:"Безгә татар теле белән шөгыльләнмәскә кушалар, имеш, аның белән дәүләт шөгыльләнә. Ләкин ул безнең проблема, шуңа тыюларга карамастан тыныч кына милли үзаңны сеңдерергә тырышабыз. Бик күп чаралар уздырабыз һәм аларны яздырып Ютубка куябыз. Бер елда 100 чара уздырганбыз. Бер татарга карап тоташ милләт турында фикер туа. Мәсәлән, таксист татар милләтеннән икән, аның машинасы иң таза машина булырга тиеш. Безнең милләт бай булырга тиеш. Үзеннән артканын милләткә, мәсәлән, шәхси балалар бакчалары ачарга тотса, нинди файдалы булыр иде".
Чарада җанисәп турында фәнни-гамәли конференция уздыру, Радик Сибәгатовның китабын нәшер итү һәм электрон китабын интернетка кую, татар авылларының паспортын булдыру һәм башка чаралар карарга кертелде.
Башкортстан татарлары конгрессы шул ук көнне Яңа ел бәйрәме уңаеннан мәҗлес уздырды. Анда 150гә якын кеше катнашты. Табындагы иң каты эчемлек кымыз булды. Чараны ачып Алик Локманов татарларны җыеп Яңа ел уздыру турында гомер буе хыяллануы, ниһаять, аның тормышка ашуын әйтте.
Чыгышлар җыр һәм биюләр белән үрелеп барды. Чыгышларда милли үзаңны күтәрү, татар милләте белән горурлану тойгысы тәрбияләү һәм башка милләтпәрвәр фикерләр яңгырады.
Ел нәтиҗәсен видеодан карый аласыз
https://youtu.be/jQz1oECJY2Y