Уфада татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиада үтте

9-10 гыйнвар көнне Уфаныӊ Касыйм Дәүләткилдиев исемендәге республика сәнгать интернат-гимназиясендә туган телләр һәм әдәбиятлар буенча, шул исәптән татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиада үткәрелде. Татар теле һәм әдәбияты буенча бәйгедә 8-11 сыйныф укучылары – 120 дән артык кыз һәм егет катнашты. Укучылар туган тел һәм әдәбиятны белүләрен викторина, инша, диалог эш төрләре аша күрсәттеләр. Катнашучылар арасында 43 укучы җиңүче һәм призер буларак тәбрикләнде.
Бәйгене йомгаклау тантанасыда татар, чуаш, мари һәм удмурт укучылары, укытучылар, мәртәбәле кунаклар һәм бәяләмә төркеме катнашты. Укучыларны котлау тантанасын Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Булат Зиннуров ачты.
Җиӊүчеләрне Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе Римма Үтәшева да котлады. Чарада мәртәбәле кунаклардан: Татарстан Фән һәм мәгариф министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек бүлеге хезмәткәре Әлфия Әхәтова, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков та катнашты һәм укучыларга, укытучыларга кыйммәтле, истәлекле бүләкләр тапшырды. Кунаклар Республика күләм олимпиадада җиӊүчеләрне Казанда 7-10 февральдә үтәчәк төбәкара олимпиадага чакырдылар.
Тәбрикләү сүзләре белән Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе Заһир Ахсан улы Хәкимов чыгыш ясады. Ул олимпиадада катнашкан барлык укучыларга алдагы тормышларында уңышлар теләде. Аларны тәрбияләгән, туган телне яратырга өйрәткән укытучыларына, аны күтәрү өчен янып-көеп эшләүләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде. М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, профессор, филология фәннәре докторы Илшат Сахиятулла улы Насиповны ничәмә еллар буена чараны оештыруга бик күп көч куйган өчен аерым билгеләде һәм Башкортстан татарлары конгрессы исеменнән татар милли каракуль бүреген бүләк итте.
Бәйгедә катнашучы барлык укучыларга да туган телне, мәдәниятне өйрәнүләрен дәвам итүләрен телибез, ә җиӊүчеләрне тагын бер тапкыр котлыйбыз!!!