Башкортстан Республикасы татарлары конгрессының өй туе

Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы яңа офиста урнашты – Уфа шәһәре, Рихарда Зорге урамы, 9/1 йорт, 217 нче бүлмә. Элемтә өчен телефон +(347) 246-48-45.
23 нче гыйнвар көнне Башкортстан Республикасы татарлары конгрессының башкарма комитеты рәисе – Заһир Хәкимов конгрессның яңа офисында: Уфа районы Булгаково авылы имам-наибы – Исмәгыйль Ибраһимов белән очрашу үткәрде. Очрашуда шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Башкортстан Республикасындагы вәкиллеге киңәшчесе – Алик Локманов һәм милли хәрәкәтнең ветераны – Ирек Ганиев катнашты. Фикер алышуда яшь буынны тәрбияләү, туган телләрне мәктәптә өйрәнү, бүгенге көндә татар теленең үсешен карау мәсьәләләре үзәккә алынды. Имам-наиб спорт мастеры кандидаты исеменә лаек булу уңаеннынан, үзенең мисалында яшь һәм өлкән буынны сәламәт яшәү рәвешенә килергә өндәде.
Исмәгыйль Ибраһимов – өстәл теннисы буенча спорт мастерлыгы кандидаты, Уфа районы Булгаково авылы имам-наибы.