Яхшы хәбәрләр!

Авылга кайтып эшләргә риза булган укытучыларга хезмәт хакын арттыру мәсьәләсен кабул итүне карыйлар. Түләүләр турында карар регионның хокукый мәгълүматының рәсми интернет-порталында басылып чыкты. Башкирия авылларына эшкә күчкән укытучылар 1әр миллион сум акча алачак.
Субсидияләр өч ел дәвамында – 2020 елдан 2022 елга кадәр биреләчәк. Укытучыларга түләү алу хокукына дәгъва кылучыларны махсус комиссия сайлап алачак. Катнашу өчен гариза ел саен 10 гыйнвардан 15 апрельгә кадәр кабул ителә.
Бу түләүне алу өчен берничә шарт та карала:
- укытучы 50 яшькә кадәр булу;
- аның тиешле белеме;
- атнага 18 сәгатьтән дә ким булмаган йөкләнеш белән мәктәпкә урнашу;
- кимендә 5 ел эшләү;
- 50 меңнән кимрәк халкы булган авылга яки шәһәр тибындагы бистәгә күчү;
- катнашуга инде шул ук муниципалитетта яки киләсе эш урыныннан 50 километрдан да кимрәк ераклыкта яшәүчеләр рөхсәт ителми. Бу турыда нинди фикерләрегез бар?