21 февраль – Халыкара туган тел көне

Хөрмәтле милләттәшләр! 21 февраль – Халыкара туган тел көне. Бу бәйрәмне ЮНЕСКО тәкъдиме белән бөтен дөньяда билгелиләр. Бәйрәм дөньядагы телләрне саклау, аларны киләчәк буынга исән-имин җиткерү макстатыннан оештырыла. Бүгенге көндә галимнәр Җир шарында 7 меңнән артык тел булуын билгелиләр. Алар арасында миллиардлаган аралашучы һәм шул ук вакытта бер дистә кеше сөйләшә торган телләр дә бар. Полилингваль мохитта яшәү нәтиҗәсендә күпчелегебез ким дигәндә 2-3 телне камил белә. Һәр халыкның теле үзенчәлекле, күп телләр үзләштерү дөньяга карашны киңәйтә, төрле милләт халкының мәдәниятен тирәнрәк белергә һәм дуслык хисен урнаштырырга ярдәм итә. Ләкин туган тел ул сабыйга дөньга аваз салгач та бирелә. Безнең телебез — татар теле. Шуңа күрә һәр татар кешесе үз теленә хөрмәт белән карарга тиеш. Сабыйларыбызның теле туган телдә ачылсын. Туган телебезне яклыйк, саклыйк һәм алга алып барыйк!