"Мәскәү татарлары Штабында" кунакта

Безгә "Мәскәү татарлары Штабында" https://vk.com/tatarshtab кунакта булу мөмкинчелеге тиде. Ачык йөзле, киң күңелле кешеләр белән танышу, фикер алышып утыру насыйп булды.
Туган телләр көненә багышланган 90га якын татар җанлы шәхесләр белән кичә уздырылды. Ерак араларны якын итеп килгән Санкт-Петербург, Иҗау кунаклары үзләренчә очрашуга ямь өстәде. Кичәдәге һәрбер шәхес үзенең иҗаты, шөгелләре, мавыгулары белән ачыктан-ачык таныштырды.
Чиксез зур рәхмәт сүзләрен, безне зурлап кунак иткәннәре өчен, Штабның җитәкчәсенә Рөстәм Фәиз улы Җәмәлеевка һәм аның командасына җиткерәсе килә.
Очрашулар тагын да ешрак булыр дигән ышанычта калабыз!