Башкортстанда Халыкара Туган тел көнен ничек билгеләделәр?

21 февраль - Халыкара туган тел көне. Шул уңайдан, Башкортстан татарлары конгрессы социаль челтәрләрдә флешмоб оештырды. Конгрессның башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов Хәсән Туфанның “Туган тел” шигырен укып һәм видеоязманы конгресс сәхифәсенә куйды.
Катнашучылар саны 21 февраль көне белән генә чикләнмәде, ә кушылучылар видеозмаларын 25 февральга кадәр төркемгә җибәрделәр. Чарада 40 якын кеше катнашты. Күп кенә катнашучылар үз социаль челтәрләренә кертеп, безгә сылтамалар урнаштырдылар.

*Башкортстандагы Бөтендөнья татар конгрессы да социаль челтәрләрдә барган “Туган тел ул –...” дигән флешмобта катнашты.

*Башкорт дәүләт университетында һәм Башкорт дәүләт педагогия университетында татар, башкорт, чуаш, урыс, мари, удмурт телләрендә диктант язу оештырылды.

*М. Акмулла исемендәге педагогия университетында Халыкара туган телләр көненә һәм профессор, педагог Үзбәк Ибраһим улы Гыймадиевның тууына 100 ел тулуга багышланган "Ана теле-2020" студентларның педагогик осталыгы XII Бөтенрусия конкурсы үткәрелде.

*Уфа каласының 8нче Халыклар дуслыгы китапханәсендә түгәрәк өстәл оештырылды.

*Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак бүлекчәсендә “Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән...” дип аталган сәнгатьле уку бәйгесе узды.

*Шаран районында “Мин татарча сөйләшәм” дигән чара узды. Аның оештыручысы Башкортстан татарлары конгрессының Шаран бүлеге иде.

*Борайның үзәк район китапханәсенең методик кабинеты hәм урындагы "Сәхибҗамал" татар хатын-кызлар оешмасы белән берлектә "Борайдан без, без Таныптан, җырлыйбыз туган телдә" дип исемләнгән нәфис сүз осталары бәйгесе оештырды