Татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада нәтиҗәләре турында

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы нигезендә 2020 елның 7-10 февралендә Татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада үткәрелде. Олимпиадада 161 белем бирү оешмасыннан укучы катнашты, шуларның 23се Башкортостан Республикасыннан.
Бу чарада елдан-ел яхшы нәтиҗәләр күрсәткән районнарны һәм шәһәрләрне аерым билгеләп үтәсе килә: Уфа, Туймазы, Нефтекамск, Миякә, Борай, Чакмагыш, Илеш, Чишмә, Үрге Кыйгы, Бүздәк, Дүртөйле, Бәләбәй, Балтач, Стәрлетамак, Октябрьск.
Башкортстан татарлары конгрессы барлык катнашучыларга республиканы югары дәрәҗәдә күрсәткәннәре өчен рәхмәтләрен белдерә. Аларны тәрбияләгән, туган телгә мәхәббәт уяткан ата-аналары, зур көч салган укытучылары хөрмәткә лаек.
Киләчәктә дә телне саклау эшен бергәләп дәвам итәрбез дигән өметтә калабыз!