6 март көнне Нәҗип Нәккашның “Гарәби матур язу сәнгате” күргәзмәсе ачыла

6 март көнне “Ихлас” мәчетендә танылган рәссам-хаттат, Г.Тукай ис. Дәүләт премиясе иясе, Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы Нәҗип Нәккашның “Гарәби матур язу сәнгате” күргәзмәсенең тантаналы ачылышы узачак. Чара “Ихлас” мәчете һәм Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстанда рәсми вәкиллеге белән берлектә оештырылган.
Кыскача белешмә: Нәҗип Нәккаш - Татарстан сәнгать дөньясында үзенчәлекле рәссам. Ул соңгы елларда онытылган сынлы сәнгатьнең борынгы төре — гарәп каллиграфиясен яңарта.
Чара 10.30да башлана.
Шул ук көнне Татарстан Республикасы мөселманнар башлыгы, мөфти Сәмигуллин Камил Искәндәр улы Уфага “Ихлас” мәчетенә “Туган тел – Аллаһтан әманәт” җомга вәгазе белән киләчәк.
Башлана 13.00 сәг.

Мәгълүмат Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы рәсми вәкиллеге сәхифәсеннән алынды