Уфада татар китабы клубы ачыла

Аны Рүзилә ЯКУПОВА җитәкли.
Клубның беренче утырышы 28 мартта узачак. Халыкның китапка, матур әдәбиятка омтылуы – шатлыклы хәл. Ә яшьләрне китап, әдәбиятка мәхәббәт берләштерүе – икеләтә шатлыклы. Уфадагы татар яшьләре үз башлангычлары белән Уфада китап сөючеләр клубы оештырды. Клубны Рүзилә ЯКУПОВА җитәкли. Аның беренче утырышы 28 мартта узачак.
Бу көнне Уфаның китап сөючеләр клубы Гадел Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” повесте буенча фикер алышу үткәрә һәм әдәбиятка битараф булмаганнарны үз янына чакыра.
Сезне әсәр буенча фикер алышу, мәтрушкәле чәй hәм яңа танышулар, кызыклы очрашулар көтә .
Чарада катнашу өчен гаризалар 20 мартка кадәр директта кабул ителә: @bookclubufa (instagram). Шулай ук +79373200274 телефоны буенча да язылырга мөмкин.
тырыш 2020 елның 28 мартында, шимбә көнне 11.00-13.00 сәгатьләрдә үткәрелә.
Үткәрелү урыны: Уфа, Карл Маркс урамы, 3 (Бөтендөнья Татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге. @vkt_v_rb)
Рәхим итегез!
Автор: Илдус Фазлетдинов