“Ел укытучысы”ның исеме билгеле!

Ниһаять, Башкортстанда татар теле һәм әдәбияты буенча “Ел укытучысы – 2020” һөнәри конкурсы тәмамланды. Аның исеме бүген Уфаның “Торатау” Конгресс-холлында үткән йомгаклау тантанасында игълан ителде. Кем лаек булды соң бу исемгә? Җавап – сайтта!

10-17 март көннәрендә, атна буена Башкортстанда “Татар теле һәм әдәбияты буенча ел укытучысы” һөнәри бәйгесенең көндезге этапы узды. Анда республиканың Бәләбәй, Стәрлетамак, Нефтекама шәһәрләре, Әлшәй, Бишбүләк, Борай, Нуриман, Чакмагыш, Чишмә, Кырмыскалы, Дүртөйле, Тәтешле, Мәчетле, Краснокама, Балтач, Яңавыл районнары мәктәпләреннән килгән 16 укытучы катнашты.

Бәйге үзендә берничә этапны берләштерде. 17-19 февраль көннәрендә, читтән торып үткәрелгән турда жюри укытучыларның шәхси сайтларының эчтәлегенә бәя бирде, аларның педагогик кейс биремнәрен хәл итү осталыгын тикшерде.

10 мартта бәйгечеләр Уфага җыелды. “Укытучы-профи” дип аталган беренче турда алар 65нче һәм 84нче Татар гимназияләренең укучылары катнашлыгында дәрес өлгесе һәм сыйныфтан тыш чара күрсәттеләр.

Анда читтән торып үткәрелгән этапта һәм “Укытучы-профи” турында иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән 8 укытучы катнашты.

14-15 мартта Башкортстан Мәгарифне үстерү институтында бәйгенең “Укытучы-мастер” дип аталган икенче туры үтте. Анда читтән торып үткәрелгән этапта һәм “Укытучы-профи” турында иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән 8 укытучы катнашты. Ул шулай ук ике этаптан торды. Беренчесендә конкурсантлар жюри алдында осталык дәресе күрсәтеп, үзләренең мәгариф өлкәсендәге алдынгы технологияләрне куллана белүләрен күрсәттеләр. 15 мартта исә алар үзләренең коллективта эшләү осталыклары белән бүлешеп, бергәләшеп башкарган мәгариф проектын жюри хөкеменә чыгардылар. Шушы сынаулар нәтиҗәсендә, жюри тарафыннан 5 бәйгече 16 мартта узган соңгы турга сайлап алынды.

Соңгы сынауга Дүртөйле районының Мәскәү мәктәбеннән Эльза МӨХӘММӘТҖАНОВА, Яңавыл районының Карман мәктәбеннән Әнисә ХӘЛФӘТУЛЛИНА, Мәчетле районы Олы Ака мәктәбеннән Альбина НУРЫЕВА, Нефтекама каласының 10нчы мәктәбеннән Галия КОРБАНОВА, Бишбүләк районының Усак-Кичү мәктәбеннән Алсу ГЫЙМАЗОВА үтте. Кичә алар “Халык алдында лекция” һәм “Министр белән сөйләшү” сынауларын үтеп, “Башкорт теле һәм әдәбияты буенча “Ел укытучысы”, “Рус теле һәм әдәбияты буенча “Ел укытучысы”, “Яшь “Ел укытучысы” бәйгеләренең финалистлары белән көч сынашты.

“Ел укытучы” республика конкурсының абсолют җиңүчесе дә, татар теле һәм әдәбияты буенча “Ел укытучысы” исеменә лаек булучының исеме дә бүген Уфаның “Торатау” Конгресс-холлында үткән йомгаклау тантанасында игълан ителде. “Татар теле һәм әдәбияты буенча “Ел укытучысы” исеменә Нефтекама каласындагы 10нчы мәктәп укытучысы Галия КОРБАНОВА лаек булды. Аны бу җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз, яңадан-яңа уңышлар, сәламәтлек телибез! Афәрин, Галия!
Автор: Илдус Фазлетдинов