Татар иҗтимагый оешмаларының Координацион советы утырышы.

25 ноябрь көнне Татарстан Республикасының Башкортстандагы даими вәкиллегендә республикабызда эшләп килгән татар иҗтимагый оешмаларының Координацион советы утырышы узды.

Утырыш барышында 2021 елга чаралар планын төзү, шулай ук Башкортстан Республикасында татар иҗтимагый оешмаларының дәүләт хакимияте органнары һәм җәмәгатьчелек белән үзара хезмәттәшлеге хакында сөйләшенелде.
Әлеге утырышта Башкортстан татарлары конгрессы җитәкчесе Заһир Хакимов катнашты.