Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Башкортстандагы гыйльми интеллигенция белән очрашты.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге офисында Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Башкортстандагы гыйльми интеллигенция белән 21 гыйнварда очрашты. Утырыш барышында республикада татар теле белгечлекләренең бүгенге һәм киләчәктәге тормышы,
югары уку йортларында татар теле белгечлекләрен саклау, килеп туган мәсьәләләрне чишү юллары каралды.