ТАТАР ИҖТИМАГЫЙ ОЕШМАЛАРЫ БЕЛӘН ОЧРАШУ

21 гыйнвар Васил Шәйхразыев Башкортстан Республикасының ТАТАР ИҖТИМАГЫЙ ОЕШМАЛАРЫ ВӘКИЛЛӘРЕ БЕЛӘН ОЧРАШТЫ.

Үз чыгышында Милли Шура рәисе БТКның узган елдагы эшчәнлегенең нәтиҗәләре һәм 2021 елга планнары турында сөйләде. Шулай ук ул Дәүләт программалары, татар телле дәреслекләр, милли киемнәр, уен кораллары темаларына да тукталды.

Очрашу ахырында Васил Габтелгаяз 70 яшьлек юбилеен билгеләп үткән, Татарстанның һәм Башкортстанның Халык артисты Фән Вәлиәхмәтовны; Башкортстан Республикасы авыл хуҗалыгының күренекле шәхесе, озак еллар “Родина” агрофирма җитәкчесе булып хезмәт иткән, якын көннәрдә 80 яшен тутырган Рәфкать
Әхмәт улы Фәйзуллинны БТКның "Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен" медале белән бүләкләде.

Чара "Туган тел" җыры белән тәмамланды.