ДУСЛЫК КҮПЕРЛӘРЕ ХАКИМЛЕК ИТСЕН ҺӘРЧАК!

Башкортстан татарлары – ут күршеләребез Татарстан Республикасы җәмәгатьчелеге белән һәрвакыт тыгыз дустанә мөнәсәбәттәләр! Дуслык күперләре елдан-ел ныгаюга бара. Ике тугандаш өлкәнең матбугат һәм киң мәгүлүмәт чаралары да бердәмлектә, фикердәшлектә халкыбызга хезмәт салалар.
“БР татарлары конгрессы”ның Башкарма комитеты рәисе Заһир Хакимов һәм БР һәм дә РФнең Журналистлар берлекләре әгүзасы, “Роксана” радиосының алып баручысы Зәлия Хисами, татар милли хәрәкәте активистлары мәркәзебез – Казанеда эшлекле сәфәрдә булдылар. Кылган сәфәр барышында алар “Сөембикә” журналы редакциясен дә читләп узмадылар.