Башкортстанның Салават шәһәрендә ”Ак калфак” оешмасы бүлеге үзенең 5 еллыгын билгеләп үтте

Салават шәһәрендәге “Аккалфаклылар”ны Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов, “Ак калфак” оешмасының Башкортстан бүлеге җитәкчесе Люция Ябир кызы Вафина, шәһәр хакимияте мәдәният бүлеге җитәкчесе Алина Салихова бик күп тәбрикләү сүзләре җиткерде. Башкортостан Республикасы " Ак калфак " татар хатын - кызлар берләшмасе иҗтимагый оешмасының Салават шәһәре булекчәсенең җитәкчесе - Тибеева Фәнзилә Әхмәтдин кызына, Башкортостан Республикасы эшмәкәрләренең хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең Салават шәһәре буенча Иҗтимагый ярдәмчесе - Сабирҗанова Клара Зәки кызына һәм Рәсәй үзәкк Диния Назаратының Баш мөфтие ярдәмчесе, мөфтий Насыйров Рамиль Равил улына һәм оешманың башка актив әгъзаларына мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.
Кичәне шагыйрә, композитор Флүрә Шәрипова үзенең моңлы җырлары белән бизәде. ”Ак калфак” оешмасы әгъзаларыннан торган “Йолдызлар” вокаль-ансамбле тамашачылар күңеленә бик хуш килде, бәйрәм алды кәефенә күтәренке рух өстәде.
Җыр моң белән үрелеп барган кичәдә чыгыш ясаучылар оешманың киләчәктә дә халкыбызның гореф-гәдәтләрен саклап калуда, киләчәк буынны патреотик тәрбия рухында алга таба да җентекле эш алып баруларына ныклы ышаныч белдерделәр.