Тукай безнең күңелләрдә!

Уфа районы Кармасан авылында бөек шагыйребез Габдулла Тукайга -135 ел тууга багышланган чара узды. Чараны оештыручылар Уфа районының үзәкләштерелгән китапханә системасы (мөдире Шаяхметова Т. В). Авыл халкы, мәктәп hәм балалар бакчасы Уфа шәһәреннән килгән мәртәбәле кунакларны каршы алып беренче тапкыр Татарстан Республикасы Лениногорск шәһәреннән Габдулла Тукай исемендәге китапханз белән үткәреләчәк "Дуслык куперенә" очрашуга чакырды. Лениногорск китапханәсе Габдулла Тукайның шигырьләрен, жырларын башкардылар.Авдон авылының "Ак калфак" булекчәсенең "Чулпан" вокал-фольклор төркеме дә кучтәнәч белән килде. Калфак тегу серләрен ачты алар. Әлеге ансамбль солисты Галия Язданова бишек җырын башкарды. Аралашу бик куңелле булды. Ике якта та "Дуслык купере" ндә яңадан очрашулар насыйп булсын дигән теләктә калды.
Тукаебызга багышланган чара балалар hәм олылар белән берлектә җырлы да, моңлы да, кызыкта булды. Укучы балалар Габдулла Тукай шигырьләрен укыдылар, балалар бакчасыннан килгән нәни кунаклар тыпырдатып биеделэр."Чулпан " төркеме балаларны әкият доньясына чакырды. Коточкыч Шурәле Былтыр кыскан кулын бурәнә ярыгыннан алыр өчен балалардан ярдәм сорады, кәҗә белән сарык та "адашып" әлеге чарага килеп керде, Су анасы тарак урлаган малайны әзләде, Сандугач узенең зарын Фатыймага сойләде.
Әлеге чараның мәртәбәле кунаклары - Башкортстан татарлары конгрессы”ның Башкарма комитеты рәисе Заhир Әхсән улы Хәкимов, БР "Ак калфак" татар хатын-кызлар иҗтимагый оешма җитәкчесе Люция Ябир кызы Вафина күчтәнәчләр таратты, оештыручыларны рәхмәт хаты белән бүләкләде.
Бөек Тукаебыз барда - Туган телебез югалмаячак!