ШИГЪРИЯТНЕҢ ЯКТЫ ЙОЛДЫЗЫ–ТУКАЕБЫЗНЫҢ 135 ЕЛЛЫГЫ

Чакмагыш үзәк китапханәсендә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 135 еллык юбилеена багышланган “Тукай эзләрен барлап” исемле зур, күркәм әдәби-музыкаль кичә оештырылды.
Аны Башкортстан Республикасының “Азатлык” татар яшьләре берлеге рәисе Юлай Низаев үткәрде. Чарада “Чакмагыш чаткылары” район әдәби-музыкаль клуб әгъзаләре һәм биредәге “Алтын көз” ветераннар оешмасы беррәттән танылган иҗат әһелләре катнашты. Шулай ук башкаладан “Башкортстан татарлары конгрессы”ның Башкарма комитеты рәисе Заһир Хакимов, БРның атказанган мәдәният һәм сәнгать хезмәткәре, күренекле язучы Динә Морзакаева, “Сәхипҗамал” төбәк татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Флүсә Назаргулова, һ.б. хөрмәтле шәхесләр әлеге чараның кунаклары булды. Көннең икенче өлешендә мәртәбәде кунаклар Чакмагыш мәдәният учагында узган тамашада да чыгышладылар.
Кичә ахырында Заһир Әхсән улы лаеклы миллләтәшләргә “Башкортстан татарлары конгрессы” оешмасының Рәхмәт хатларын һәм бүләкләр тапшырды.