ОЛУГ КАЙГЫНЫ УРТАКЛАШАБЫЗ

Башкортстанга тугандаш Татарстан Республикасын олы кайгы биләп алды... Бер гөнаһсыз сабыйларның һәм аларның мөгаллимәләренең гомерләре өзелде! Бу бик зур, әйтеп бетергесез аяусыз кайгы-хәсрәт.
Мөхтәрәм дуслар, газиз милләттәшләр без Сезнең белән!
«Башкортстан татарлары конгрессы» төбәк иҗтимагый оешмасы Башкарма комитетының Яшьләр эшләре буенча комиссия рәисе Юлай Азамат улы Низаев та мәтам чараларында катнашты.
Алда мондый вәхшилек кабатланмасын иде дигән теләктәбез...
..