“Бабай утары”нда – җыр-моң бәйрәме

Бу көннәрдә Туймазы районының Төмәнәк авылы янындагы ачык һавадагы “Бабай утары” этнографик музей биләмәсендә шаулап-гөрләп җыр-моң бәйрәме – үзешчән фольклор ансамбльләрнең “Җырлыйк әле” дип аталган төбәкара фестиваль-бәйгесе үтте. Бөтендөнья татар конгрессы һәм “Ак калфак” татар хатын-кызлары берләшмәсенең Башкортстан Республикасы төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан дүртенче тапкыр үткәрелүче бу фестиваль агымдагы елда да киң колач алды. Фестивальдә Башкортстаннан Шаран, Архангель, Дүртөйле, Бакалы, Туймазы районнарыннан; Уфа шәһәреннән ансамбльләр катнашты. Шулай ук бәйрәмгә Киров өлкәсеннән, Татарстаннан фольклор ансамбльләре дә чакырылган.
Йола буенча, фестиваль үзешчән коллективларының парады белән башланып китте. Аннары кунакларның һәммәсе дә татар халкының милли йолалары, гореф-гадәтләрен чагылдыручы эчтәлекле тамаша тәкъдим итте. Фестивальнең беренче көнендә республикабызның төрле шәһәр-районнарыннан 9 фольклор ансамбле чыгыш ясады. Фестивальнең икенче көнендә җиңүчеләргә илебезнең 5 өлкәсеннән килгән иҗади коллективлар белән көч сынашырга туры килде.
Билгеле, бәйге булгач, җиңүчеләрне дә билгеләү мөһим. Бу бурыч “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, “Ак калфак”ның Башкортстан төбәк оешмасы җитәкчесе Люция Вафина, Башкортстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов, Башкортстанның атказанган артисты Радик Динәхмәтов, Татарстанның атказанган артисты Айрат Халиков һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Азат Нургалиев кебек мәртәбәле шәхесләргә йөкләтелде.
“Милли аваз”, “Туймазы мәрҗәннәре”, “Чулпан” ансамбльләре - җиңүчеләр исемлегендә. Ә менә Гран-при ияләрен билгеләү әллә ни авыр булмагандыр: “Туганайлар” чынлап та ныклы әзерлек белән килгән иде. Бакалы районының Яңа Балыклы авылыннан килгән “Туганайлар” керәшен фольклор ансамбле чыгышы чыннан да иң чагуы булды. Шуны да әйтергә кирәк, фольклордан тыш, алар халык иҗатының башка төрләре белән дә шөгыльләнә. Репертуарларында – керәшен халык җырлары, иске озын көйләр, әйлән-бәйлән уйнау җырлары һәм такмаклар. "Җырлыйк әле” фестиваль-бәйгесендәге чыгышларында боларның барысын да күзәтергә һәм аларга кушылып биергә дә мөмкин булды.
Җыр-моң бәйрәмендә беркем дә бүләксез калмады. Башкортостан татарлары конгрессының башкарма комитеты рәисе Заһир Әхсән улы Хәкимов бәйгеең җиңүчеләренә һәм тел-милләт дип янып эшләүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Мондый чараларны халкыбыз гимнына әверелгән “Туган тел” җыры белән тәмамлау гадәткә кергән. Бу юлы да күркәм йолага тугры калдылар. Шунысы сөенечле, «Җырлыйк әле!» фестиваль-бәйгесе хәзер инде Башкортстан татарларын гына түгел, ә гомумән илебезнең төрле өлкәләрдәге татарларны берләштерә торган чарага әйләнеп бара.