"Шаран тургае -2021"

Татар мәдәнияте айлыгы кысаларында Шаран авылы мәдәният йортында татар җырын башкаручыларның «Шаран тургае-2021» бишенче, балалар фестиваль-конкурсы узды.
Фестиваль-конкурсның оештыручылары: Башкортостан татарлары конгрессының Шаран бүлекчәсенең башкарма комитеты һәм Шаран авылы балалар иҗаты һәм спорт үзәге.
Жюри әгъзалары булып район татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Зәбир Сәлахов, ТР халык артисты Фан Вәлиәхмәтов, җырчы, композитор, Татарстанның атказанган артисты, РБ атказанган мәдәният эшлеклесе Фәнир Галимов, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт бүлеге башлыгы Артем Сидоров, Шаран авылының Балалар иҗаты һәм спорт үзәге директоры Салават Хөсәенов һәм район мәдәният йортының Шаран авылындагы массакүләм чаралар режиссеры, РБ ның атказанган мәдәният хезмәткәре Руфа Дәүләтова керде.
Гадәттәгечә, әлеге чара Габдулла Тукайның “Туган тел” җыры белән башланды.
Барлык катнашучылар конкурска җитди әзерләнгән. Бәйгедә катнашучыларга дипломнарны, бүләкләрне жюри әгъзалары Зәбир Сәлахов, Фан Вәлиәхмәтов һәм Фәнир Галимов тапшырдылар.
Фәнир Галимов татар мәдәниятен үстерүгә, яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш керткәне өчен «Россиянең татар авыллары» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Рәхмәт хатын Шаран авылы үзәк юл хәрәкәте иминлеге үзәге директоры Салават Хөсәеновка тапшырды.
Конкурс-фестивальгә йомгак ясап, Зәбир Сәлахов чараның иганәчеләре Шаран керамик комбинат директоры Сергей Баранов һәм Фәнир Галимовка рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Шулай ук, Зәбир Сәлахов Шаран авылы мәдәният йортына, яшьләр сәясәте һәм спорт бүлегенә, район мәгариф бүлегенә конкурста катнашучыларга һәм аларның ата-аналарына татар телен ярату, татар милли мәдәниятен, йолаларны, гореф-гадәтләрне саклаган өчен чиксез рәхмәтен белдерде.
ТРның халык артисты Фан Вәлиәхмәтов яшь җырчыларны сәхнәдә уңышлы чыгыш ясаулары белән котлады.
Шунысы куанычлы, җирле эшкуар Марсель Мөхәммәтов махсус «Шаран тургае» конкурсы өчен медальләр булдыруга көч салган. Хәзер җиңүчеләргә дипломнар гына түгел, әлеге иҗади бәйгенең медальләре дә тапшырыла.