Шаранда татар мәдәнияте айлыгының йомгаклау гала-концерты!

19 ноябрь көнне Шаран районы мәдәният йортында Башкортостан татарлары конгрессының Шаран бүлекчәсе оештырган татар мәдәнияте айлыгының йомгаклау гала-концерты үтте.
Башкортстан һәм Татарстан Республикаларының халык артисты Фән Вәлиәхмәтов, Татарстанның Ютазы районыннан “Сердәшләр” фольклор ансамбле һәм Туймазы шәһәренең “Җидегән йолдыз” халык татар вокаль ансамбле чыгышлары бәйрәмгә ямь өстәде.
Татар мәдәнияте айлыгы һичшиксез телебезне, мәдәниятебезне, тарихыбызны һәм сәнгатебезне саклауда һәм үстерүдә бәяләп бетергесез урын алып тора.
Башкортостан татарлары конгрессы Шаран районы бүлекчәсе рәисе Зәбир Зыязетдин улы Сәләховка татар мәдәнияте айлыгын оештырган өчен чын күңелдән рәхмәт сүзләрен белдерә.