татар оешмалары җитәкчеләре һәм җәмәгатьчелек белән очрашу

17 гыйнвар көнне Уфа “Нур” татар дәүләт театрында зур бәйрәм узды. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Башкортстандагы татар оешмалары җитәкчеләре һәм җәмәгатьчелек белән очрашты.
Чара 16 сәгатьтә театр каршында урнашкан Тукай һәйкәләнә чәчкәләр салудан башланды. Театрда адым саен музыкаль чыгышлар яңгырады. “Ярмәкәй егетләре” гармунчылар ансамбле, Бәләбәйдән “Ак калфак” җыр ансамбле, “Туймазы мәрҗәннәре”, Салаваттан “Энҗеләр” фольклор ансамбле, Гафури районыннан “Ак инәйләр” фольклор ансамбле һәм тагын да әллә күпме башкаручылар җыенны ямьләде.
Арытаба кунаклар Зур залга узды. Җыелучыларны сәхнәдән Васил Габтелгаяз улы, Татарстан Республикасының Башкортстандагы даими вәкиле Йосыф Якубов һәм Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин сәламләделәр. Җыенны алып баручылар агымдагы елның Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы девизы астында узачагын, милләттәшләргә бергә, бердәм булырга, эшләрне киңәшеп, бер-береңә ярдәмләшеп башкарырга кирәклеген ассызыклады.
Үз чиратында иҗтимагый оешмалар узган елда башкарган эшләре белән таныштырды, нәтиҗәләр билгеләнде. Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе Заһир Әхсән улы Хәкимовта 2021 елда башкарган эшләре белән таныштырды һәм быелга эш планын тәкъдим итте. Шулай ук, 2022 елның 9,10,11 июлендә Башкортостан татарлары съездын зурлап үткәрү планнаштырылуын хәбәр итте. Съезд алдыннан май-июнь айлары дәвамында Республиканың һәрбер шәһәрендә һәм районында зурлап Башкортостан татарлары конгрессының конференцияләрен үткәреләчәк. Әлеге мәкаләнең ахырында Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов чыгышының тулы текстын танышу өчен Сезгә дә тәкъдим итәбез.
Ел башыннан ук татарларга рухи көч, дәрт, юнәлеш бирүче әлеге чара бүләкләүләр белән тәмамланды. Васил Габтелгаяз улы оешма алдынгыларын конгрессның "Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен" медальләре һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Җыелучыларның барысына да өләшенгән бүләк исә М.Фәйзинең “Галиябану” спектакле булды.