IV МЕЖРЕГИОНАЛЬ «ЯЗЫК предков» КОНКУРСында катнашуга гаризалар кабул ителә!

18 гыйнвардан 24 февральгә кадәр IV төбәкара “Язык предков” конкурсында катнашуга гаризалар кабул ителә.
Халыкара туган тел көненә багышланган чара Россия халыкларының туган телләрен популярлаштыруга юнәлтелгән. Конкурста катнашуга җибәрелгән эшләр Ватаныбызга, халыкның туган теленә һәм гореф-гадәтләренә мәхәббәтне чагылдырырга тиеш.
2019 елдан башлап бу конкурсны туган телләрне яклау фонды ел саен үткәрә. Өч ел эчендә анда илнең төрле почмакларыннан 2 меңгә якын бала һәм яшьләр катнашты.
Корнорнавирус пандемиясе аркасында, быел оештыру комитеты бәйгене дистанцион рәвештә уздыру турында карар кабул итте. Эшләрне кабул итү 24 февральгә кадәр дәвам итә.
Конкурста балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, барлык төр мәктәп укучылары, уку йортлары студентлары, кече һәм зур студияләр, үзешчән сәнгать түгәрәкләре һәм туган тел укытучылары катнаша ала.
«Язык предков» конкурсында катнашырга чакырабыз!
Тулырак мәгълүмат:https://www.ypredkov.ru/