БАШКОРТСТАН ТАТАРЛАРЫ СЪЕЗДЫНА КАРШЫ. ТАРИХ.

2022 елның июлендә булачак башкортстан татарлары съездына әзерлек кысаларында мәгълүмати материаллар бастыра башлыйбыз. Тарихтан башлыйк.
1997 ел. Республикада берничә татар иҗтимагый оешмасы теркәлгән һәм актив эшләп килә, шуларның берсе Башкортостан республикасының “Азатлык” татар яшьләре берлеге.
Башкортостан республикасының “Азатлык” татар яшьләре берлеге рәисе Заһир Әхсән улы Хәкимов Башкортстан Республикасы җитәкчелегенә,ягъни, БР Президентына, БР Министрлар Кабинетына һәм БР Дәүләт Җыелышына, Башкортстан татарлары корылтаен үткәрүдә ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать итә. (исходящие письма №21,22,23 от 23 февраля 1997 года).
Министрлар Кабинетыннан һәм Дәүләт Җыелышыннан ярдәм мөрәҗәгатен кире кагу хакында җаваплар килде (№15-16 от 28.03.1997 и № 93-С от 04.03.1997).
Башкортстан Республикасы Президенты Администрациясеннән, халыкара һәм милли мәсьәләләр бүлеге җитәкчесе У.Юмагузин имзасы астында Башкортостан татарлары корылтаен уздыру турында уңай карар кабул ителүе хакында җавап килде (№317 А от 11.03.1997 г).
Башкортстан татарлары корылтаен әзерләү һәм уздыру өчен 32 оешма җитәкчесеннән һәм татар иҗтимагый хәрәкәте активистларыннан торган республика иҗтимагый оештыру комитеты төзелде.
1997 елның 8 маенда Башкортстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан Башкортстан татарлары съездын уздыру турында 94 нче номерлы карар кабул ителде.
Карарда 1997 елның 28 июнендә Уфа шәһәрендә Башкортостан татарлары съездын уздырырга, оештыру комитеты составын һәм делегатларны сайлаулар турында нигезләмәне расларга дип әйтелде.(приложения 1,2)
Оештыру комитеты тарафыннан Башкортстан татарлары съездын әзерләү һәм уздыру планы кабул ителде.
1997 елның 26-28 июнендә үткән Башкортстан татарлары съездында 700гә якын делегат һәм 200 кунак катнашты.
Алар арасында Башкортостан Республикасының беренче Президенты – Мортаза Гөбәйдулла улы Рәхимов та бар иде.
Башкортостан Республикасы татарлары конгрессы 1997 елда узган съездында катнашучыларга үзенең истәлекләре һәм фотолары белән уртаклашырга мөрәҗәгать итә.
Истәлекләрегезне һәм фото-материалларны kongresstatarb@gmail.com электрон почтасына җибәрергә мөмкин, яки Башкортстан татарлары конгрессының социаль челтәрләрдә уртаклашырга була.