Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы тарихы буенча архив документларын бастыруны дәвам итәбез

Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы тарихы буенча архив документларын бастыруны дәвам итәбез. (Бөтен мәгълүматны текст ахырында урнашкан кертемнәр раслый)
Башкортостан републикасы "Азатлык" татар яшьләре берлегенең 1997 елның 25 февралендәге мөрәҗәгатенә Башкортостан републикасы президенты администрациясеннән уңай җавап килде (317а номерлы хат, 1997 елның 11 марты). Анда Башкортостан републикасы татарлары корылтаен үткәрү буенча уңай карар кабул ителүе һәм якын арада оештыру комитеты төзелүе хакында хәбәр килүгә карамастан, вакыт уза барды, оештыру комитетын булдыру турында карар озакка сузылды. Шул уңайдан Башкортстан татарлары корылтаен үткәрү буенча 32 оешма вәкилләреннән торган республика иҗтимагый оештыру комитеты төзелде.
1997 елның 1 апрелендә узган иҗтимагый оештыру комитеты утырышында Башкортостан татарлары корылтаена делегатлар һәм рәсми делегацияләр составы турында нигезләмә кабул ителде.
1997 елның 21 апрелендә район һәм шәһәр администрацияләре башлыкларына мәгълүмати хатлар юлланды. Анда оештыру комитетының 1997 нче елның 1 апрелендәге карары буенча, 1 майдан 30 майга кадәр республиканың районнарында һәм шәһәрләрендә корылтайлар уздырырга һәм 10 июньгә кадәр Башкортостан републикасы татарлары корылтаена делегатлар исемлеген тапшырырга кирәклеге хәбәр ителде.
1997 елның 29 апрелендә узган иҗтимагый оештыру комитетының утырышында делегатларны сайлау һәм Бөтендөнья татар конгрессына Башкортостан републикасы рәсми делегациясенең составы турында нигезләмә кабул ителде. (комитетның делегатлар сайлаулары турындагы карарына 2 нче кушымта)
1997 елның 8 маенда “Башкортостан татарлары съездын үткәрү турында” Башкортостан републикасы министрлар кабинеты карары кабул ителгәннән соң, 1997 елның 13 маенда иҗтимагый оештыру комитетының чираттагы утырышы уза. Анда татар иҗтимагый оешмаларыннан берешәр вәкил кертеп, берләштерелгән оештыру комитетын төзү турында гариза һәм тәкъдимнәр кабул ителә. (БР татарлары корылтаен үткәрү буенча иҗтимагый оештыру комитетының гаризасы)
Башкортстан Республикасы премьер-министры урынбасары Ишморатов Х.Х. исеменә хат юллана, анда түбәндәгеләр тәкъдим ителә:
1. БР татарлары корылтаен үткәрү вакытлары;
2. БР татарлары корылтаен үткәрү планы;
3. Республика оештыру комитеты составына татар иҗтимагый оешмаларыннан тәкъдимнәр;
Шулай ук Ишморатов Х.Х. исеменә БР татарлары корылтаена истәлекле продукция чыгару тәкъдиме белән хат җибәрелде.