«Хуш киләсең, яз!»

Бишбүләк районында татар авыллары үзешчән сәнгать коллективлары катнашындагы Нәүрүз бәйрәменә арналган “Хуш киләсең, яз!” дип исемләнгән язны каршылау бәйрәмен ел саен үткәрү күркәм гадәт булып китте.
Быел әлеге тынычлык һәм игелек, кунакчыллык һәм муллык бәйрәме Усак - Кичү авылы Мәдәният йортында узды.
Бәйрәмгә бай программа әзерләнгән иде. Барлык кунакларны үзенең кабатланмас милли колориты һәм якты буяулары белән «Сөлгелләрдә - халкымның күңел бизәге” күргәзмә зонасы җәлеп итте. Анда кулдан ясалган татар сөлгеләренең төрле вариацияләре тәкъдим ителде. Һәр сөлге үзенең кабатланмас, үзенчәлекле иҗат “почеркын” чагылдырды, ә күпме күңел җылысы һәм мәхәббәт салынган аларга! Күргәзмәдә тәкъдим ителгән иң борынгы сөлгеләр 1910-1920 елларда ясалган.
“Яз иминлек, сәламәтлек, муллык, уңышлар алып килсен! - дигән котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте Калинин авыл советы башлыгы Дарвин Габделнәҗип улы Юмагулов бәйрәмдә катнашучыларга. Бәйрәм белән килгән кунакларны муниципаль район хакимиятенең эшләр идарәчесе Вадим Вәлиулла улы Булатовта тәбрикләде.
Бәйрәмнең театральләштерелгән өлешендә Усак Кичү авылы Мәдәният йортының фольклор ансамбеленең яшь катнашучылары,малайлар һәм кызлар, шигырьләр сөйләделәр, “Яз, яз, килә!” җырын җырладылар, Нәүрүзбикәне чакырдылар. Бәйрәмнең символик персонажлары - Нәүрүзбикә һәм Кыш бабай осталыкта һәм кыюлыкта көч сынаштылар. Кыш бабай бирешергә теләмәсәдә, әмма көче аз калган иде шул. Шулай итеп, яз - Нәүрүзбикә җиңде.
Районның 6 татар авылларыннан килгән үзешчән артистлары һәм ансамбельләры башкаруындагы искиткеч музыкаль бүләкләр әлеге бәйрәмдә чын яз атмосферасын тудырды. Алар: Гөлнара Афлятунова һәм Радик Мирзәхмәтов (Ает авылы), Гөлсинә Ишниязова (Бижбүләк авылы), “Ихлас” вокаль ансамбле (Яңа Биктәш авылы мәдәният йорты, җитәкчесе - Төхвәтуллина Р.С.), «Сандугач» вокаль ансамбле (Кунаккол авылы мәдәният йорты, җитәкчесе - Галәветдинова Р.В.), Римма Фәрхетдинова, Зөлфия Яхина һәм Нәҗия Харисова (Кыңгыр-Мәнәвез авылы), “Хәзинә” фольклор ансамбле (Усак – Кичү авылы мәдәният йорты, җитәкчесе -Хисамиев В.М.), Рузанна һәм Нәҗмия Хабетдинова (Усак - Кичү авылы), “Ак калфак” татар халык фольклор ансамбле (Бижбуләк мәдәният йорты, җитәкчесе - Мосаева Л.М.).
“Тәмле кыстыбый-безнеңчә!” дип аталган кулинар ярышны уздыру бәйрәмнең иң якты өлеше булды.
Бүген дә нәкъ менә кыстыбый татар милли кухнясында иң популяр ризык булып кала бит. Кыстыбый - туклыклы, тәмле һәм әзерләү ягыннан гаҗәеп гади ризык һәм һәр татар кызы аны ничек тәмле итеп пешерергә икәнен белә. Импровизацияләнгән кулинар мәйданчыкларда бик шәп кулинар-мастерлар: Гөлчәчәк Булатова (Җилбулактамак авылы), Римма Хисамиева (Усак-Кичү авылы ), Ләйлә Баһаветдинова (Кунаккол авылы), Альбина Зәкиева (Яңа Биктәш авылы), Гөләмзә Хәкимуллина (Ает авылы) һәм Әлфия Инсапова (Кыңгыр-Мәнәвез авылы) үзләренең тәмле кыстыбый әзерләүдә осталыкларын һәм бөтен нечкәлекләрен күрсәттеләр. Монда һәр хуҗабикә мактауга лаек. «Тәмле кыстыбый-безнеңчә» кулинар ярышы татар милли кухнясының бай традицияләрен һәм һәр татар хатынының мөһим сыйфатларын - кунакчыллык һәм киң күңеллелекне, үз халкының мәдәниятенә һәм тарихына ихтирамын күрсәтте.
Хөрмәтле жюри фикеренчә, кулинар ярышта Яңа Биктәш авылыннан Альбина Зәкиева, Кыңгыр-Мәнәвез авылыннан Әлфия Инсапова һәм Усак - Кичү авылыннан Римма Хисамиева иң яхшылары дип табылды.
Шаярусыз, уен-көлкесез нинди бәйрәм булсын! Теләгән һәркем, бигрәк тә балалар азарт беән аркан тартуда, кашыкка йомырка салып йөгерүдә, чүлмәк ватуда һ. б. катнашты.
Бәйрәмдә катнашучыларның барысы да чәй һәм бәйрәм боткасы белән сыйланды.