УФА "НУР" ТАТАР ДӘҮЛӘТ ТЕАТРЫНДА ДӘРДЕМӘНДНЕҢ ХӘТЕР КИЧӘСЕ УЗДЫ

25 майда Уфа "Нур" татар дәүләт театрында "Рамазан" милли мәдәни үзәге белән берлектә бөек татар шагыйре, алтын приискалар тотучы сәүдәгәр, җәмәгать эшлеклесе, күренекле меценат Дәрдмәнднең тууына 160 ел туу уңаеннан иҗат һәм хәтер кичәсе узды. Төп чарага кадәр тамашачылар театр музеенда һәм фойесында оештырылган күргәзмәләр белән танышты. Музейдагы күргәзмә Уфа шәһәренең "Рамазан" үзәге ярдәме белән оештырылды. Театр кунаклары Дәрдмәнднең шәхси көнкүреш әйберләре һәм эш кораллары, аңа һәм гаиләсенә кагылышы булган тарихи язма чыганаклары, фотолар һәм башка истәлекле әйберләр белән танышты.
Төп чара "Аһ, туган каумем газиз!" исемле шигьрият кичәсе Уфа "Нур" татар дәүләт театрының зур залында узды.
Бәйрәмне башлап Башкортстан татарлары конгрессы Башкарма комитеты рәисе, Башкортстан Республикасының Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, Заһир Хәкимов тәбрикләү сүзе белән чыгыш ясады. Шулай ук, Заһир Хәкимов Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы — Корылтай рәисе Константин Борис улы Толкачев исеменәннән чарада катнашучыларны саләмләде һәм Дәрдмәнд музеена истәлекле бүләк тапшырды.
Башкортстан татарлары конгрессы исеменнән, Заһир Хәкимов бу чараның төп оештыручыларының берсе, “Рамазан” милли мәдәни үзәк җитәкчесе, җырчы, педагог, Башкортстанның атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Марат Сабит улы Шәриповка Дәрдмәнднең тормыш юлын, аның әсәрләрен халыкка җиткерү буенча зур эш алып барганы өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Дәрдемәнд төбәгебезнең икътисадый, рухи һәм социаль тормышында тирән эз калдыручы шәхесләрнең берсе. Аның тормыш юлы-максатчанлык һәм туган якка мәхәббәт үрнәге. Закир Рәмиев тормыш мәгънәсен үз халкына хезмәт итүдә күргән. Аны актив тормыш позициясе башкалардан аерып тора. Ул кешеләрнең ихтыяҗларына битараф кала алмый, иҗтимагый тормышның иң кискен проблемаларын хәл итүдә актив катнашкан. Дәрдемәнд I Дәүләт думасына депутат итеп сайланган. Оренбург шәһәр идарәсе әгъзасы булган. Ярлыларга ярдәм, ятимнәрне тәрбияләү комитетларын җитәкләгән. Ул үз исәбенә чит илләрдә студентлар укыткан, татар мәктәпләре, мәдрәсәләре өчен дәреслекләр алып биргән.1917 елгы Октябрь революциясеннән соң ул чит илгә чыгып китми, туган туфрагында торып калган. Алтын прискаларын Совет дәүләтенә тапшырып, башта Оренбургта яшәгән, соңрак Орск шәһәренә кайткан, мәдәният эшләре белән шөгыльләнгән, татар орфографиясен камиләштерү проектларын төзегән.
Шагыйрьнең хәтер кичәсе күп тарафлардан җыелган кунакларны берләштерде. Дәрдмәнд нәселеннән булганнары да шактый күп иде. Уфа шәһәреннән, Мәләвез, Баймак, Федоровка, Стәрлебаш һәм башка районнардан килгән вәкилләр Дәрдмәнд хакында кызыклы хатирәләре белән уртаклашты.
Алып баручылар – Марат Шәрипов, Дамира Сәетова һәм Азат Вәлиуллин Дәрдмәнд псевдонимын йөрткән Закир Рәмиевның тормыш һәм иҗат юлына байкау ясады, ул театр артистлары һәм чакырылган кунаклар башкаруындагы музыкаль номерлар белән аралашып барды. Программада шулай ук Башкорт дәүләт университетының "Ирәндек" халык биюе ансамбле һәм "Сәләт" студентлар театры да катнашты.
Үзенең эчтәлеге, бай һәм милли колоритлы номерлары белән әлеге шигърият кичәсе тамашачылар күңелендә якты һәм тирән эз калдырды.