Без бергә! Безнең көч - бердәмлектә!

Башкортстан татарлары конгрессы Башкарма комитеты рәисе Заһир Әхсән улы Хәкимов 30 июлдән 2 августка кадәр Казан шәһәрендә "Без бергә! Безнең көч - бердәмлектә!" - девизы астында узган Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездында катнашты.
Съезд эшендә Россия Федерациясенең 76 төбәгеннән һәм 35 якын һәм ерак чит илләрдән 1500 дән артык делегат һәм шәрәфле кунак катнашты.
Быелгы VIII съезд Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллыгына багышланды. Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Республикасы Президенты Указы белән 1992 елның июнендә оештырыла, шул ук вакытта Бөтендөнья татар конгрессының I съезды да уза.
Съездда, гадәттәгечә, татар халкының мәдәниятен, телен, гореф-гадәтләрен саклап калуга һәм үстерүгә зур өлеш кертүче иҗтимагый оешмалары, фән, мәгариф, спорт һәм сәнгать, дәүләт ведомстволары һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре, эре предприятие җитәкчеләре һәм меценатлар катнашты.
Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды чаралары 30 июльдә башланды. VIII съезд делегатлары һәм мөхтәрәм кунаклар Иске Татар бистәсендә уза торган «Печән базары» фестивалендә катнашты.
31 июльдә съездда катнашучылар, Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан, Изге Болгар шәһәренә сәфәр кылды.
1 август көнне «Kazan Expo» күргәзмәләр үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессы эше дәвам ителде.
Идел Болгарстанында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел. Татар дөньясы һәм Ислам дине.
Милли мирас. Татар мәдәнияте: бүгенгесе һәм киләчәге.
Милли үзаңны тәрбияләүдә шәҗәрәнең әһәмияте. Гаиләнең, балалар бакчасы һәм мәгариф системасының роле.
Татар эшмәкәрлеге һәм иганәчелек.
Тарихи шәхесләр һәм хәзерге заман татар дәүләт эшлеклеләре: милли горурлык тәрбияләү мәсьәләләре.
Татар төбәк тарихын һәм татар тарихи-мәдәни мирасын өйрәнү мәсьәләләре.
Татар мәгълүмат кыры: алда торган бурычлар дигән дискуссион мәйданчыклар эшләде.
Көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев катнашында VIII съездның беренче утырышы узды.
Кичен Татарстан Республикасы сәнгать осталары концерты оештырылды.
2 августта «Kazan Expo» күргәзмә үзәгендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов катнашында VIII съездның пленар утырышы һәм яңа сайланган Милли Шураның беренче җыелышы узды.
«Kazan Expo» халыкара күргәзмә үзәгендә ике көн дәвамында Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллыгына багышланган күргәзмә тәкъдим ителде. “Шунысы шатландыра, съездда Башкортостаннан 136 кеше катнашты. Алар дискуссион мәйданчыкларда да һәм съездның башка чараларында да актив катнаштылар, үз фикерләрен җиткерделәр” – диде Башкортстан татарлары конгрессы Башкарма комитеты рәисе Заһир Әхсән улы Хәкимов