Түгәрәк өстәл артында сөйләшү: тел, мәдәният, милләт һәм бердәмлек

“Башкортстан татарлары конгрессы”ның чираттагы съездына әзерлек чикләрендә республикабызның район һәм шәһәрләрендәге бүлекчәләрендә отчет-сайлау конференцияләре үтә. Тәтешле районының бүлекчәсе әгъзалары да җыелышып, узган эшчәнлек чорына йомгак ясады һәм алдагы елларга мөһим бурычлар билгеләде.
Татар конгрессының урындагы бүлекчәсе җитәкчесе Марат Садретдиновның чыгышында районда яшәүче татар халкының телен, мәдәниятен, йолаларын саклау һәм үстергә юнәлтелгән мәдәни һәм спорт чаралары, утырышлар турында анык мәгълүмат яңгырады. Байтак чаралар мәктәп укучылары катнашлыгында үткәрелгән. Шуларның берсе - Югары Тәтешленең 1нче һәм 2нче санлы урта мәктәпләрендә татар биюе һәм курайда уйнау буенча осталык дәресләре.
Урындагы халык һәм район кунаклары яратып кабул иткән һәм көтеп алган чараларның тагын берсе – “Гармун бәйрәме”. Шулай ук татар һәм башкорт җырларын башкаручыларның Хәния Фәрхи исемендәге “Онытылыр димә...” дип аталган халыкара фестиваль-конкурсы да киң колач ала. Июньнән башлап август аена кадәр байтак авылларда оештырылган “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәменең дә әһәмияте бик зур.
Тәтешле районында патриотик юнәлештәге чаралар да бихисап үткәрелә. Бүген безнең илебез гади булмаган чор кичерә. Украинадагы махсус хәрби операция вакытында Тәтешле районының 5 егете яу яланында башын салган. Кече туган якларында аларны зур хөрмәт белән соңгы юлга озатканнар. Югары Тәтешле авылының 2нче санлы һәм Бәдрәш урта мәктәпләрендә Украинада һәлак булган якташлары хөрмәтенә мемориаль тактаташлар ачылган.
Конференциянең рәисе Әлфия Шәйнурова да шул теманы дәвам итеп, хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләренә, шулай ук күченеп килүчеләргә ярдәм күрсәтү чаралары турында тәкъдимнәрен җиткерде.
Конференция чикләрендә татар конгрессының урындагы бүлекчәсе активистлары Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Шулай ук җыелышта 19 ноябрьдә Уфа “Нур” татар дәүләт театрында узачак Съездга делегатлар сайланды.
Җыелучылар “Башкортстан татарлары конгрессы”ның урындагы бүлекчәсе рәисе Марат Әмин улы Садретдиновның эшенә яхшы бәһа бирде һәм аны алдагы чорга оешманың җитәкчесе итеп сайлап куйды.

Фото: Роза Исламова.