Караидел районында узган отчет-сайлау конференциясендә бәйрәм рухы тантана итте

Караидел районы татарлары конгрессының отчет-сайлау конференциясендә, милләт өчен җанып-көеп яшәгән кешеләр бергә җыелып, киләчәктә дә телебезне, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны саклау һәм киләсе буынга тапшыру хакында сөйләштеләр.
Әлеге конференцияне ачып, “Башкортстан татарлары конгрессы”ның Караидел районы буенча рәисе Фәнзия Бариева бу елларда башкарылган эшләргә йомгак ясады, тормышыбызның төрле өлкәләрендә татар мәдәниятен саклау һәм популярлаштыру буенча эшнең оештырылуы һәм бу максатка ирешү өчен нинди чаралар кулланылуы хакында бәян итте.
Караидел районы хакимияте башлыгы урынбасары Рәмил Вәлинуровның чыгышында районның бүгенге тормышы чагылыш тапты. Шулай ук Рәмил Кәрам улы татар телен саклау мәсьәләсенә дә тукталып, районда бу уңайдан бик күп эшләр башкарылуын билгеләде.
“Башкортстан татарлары конгрессы” рәисе урынбасары Зәлия Ахунова, иҗтимагый оешманың төп максатын билгеләп, чараны яхшы оештырганнары өчен караиделлеләргә чиксез рәхмәтен җитерде.
Конференциягә район мәктәпләренең татар теле укытучылары да чакырылды. Алар да үзләренең чыгышларында районда татар мәдәниятенең үсешенә зур йогынты ясаучы чараларны исемләп үттеләр. Иң мөһиме – яшь буында туган телләрен өйрәнүгә кызыксыну тудыру мөһим, дип ассызыклады алар һәм бу уңайдан үзләренең тәкъдим-киңәшләрен дә яңгыраттылар.
Караидел – иҗади шәхесләргә бай төбәк. Бу чарада катнашучы Тәнзилә Якупова, Сәлимә Нигаматова, Заһит Мурсиев, Гөлсем Нәбиуллина үзләренең иҗат җимешләре белән куандырды. Дин һәм тел бер-берсе белән тыгыз бәйле. Имам-хатыйп Рәхмәтулла хәзрәт Гыймалтдиновның чыгышы да шул хакта булды.
Конференциянең көн тәртибенә куелган мөһим бурычлардан – райондагы татар конгрессының яңа составын, җитәкчесен билгеләү һәм 19 ноябрьдә узачак Съездга делегатлар сайлау. Рәис постына берничә кандидатура тәкъдим ителде. Нәтиҗәдә, ачык тавыш бирү юлы белән татар оешмасының яңа җитәкчесе итеп Тәнзилә Якупова сайланды. Зур ышаныч күрсәтүләренә рәхмәтен җиткереп, ул районда татар мәдәнияте үсешен ничек күзаллавы белән дә уртаклашты.
Чараның ахырында Рәмил Вәлинуров һәм Зәлия Ахунова районның татар конгрессының иң актив әгъзаларын Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.
Фото: Зәлия Ахунова.