Бурыч - рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау һәм арттыру

“Башкортстан татарлары конгрессы”ның Архангель районы бүлекчәсе отчет-сайлау конференциясе “Татар халкы үрнәгендә рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау һәм арттыру” дигән девиз астында узды.
Тантаналы чарада район хакимияте башлыгы Айрат Сәетгалин, аның урынбасарлары, муниципаль район Советы секретаре Фәез Юртумбаев, авыл биләмәләре башлыклары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, дин әһелләре катнашты. Президиум составына шулай ук Архангель районының шәрәфле шәхесе Дамир Мостафин, муниципаль район Советы рәисе урынбасары Әлфия Котлымәтова, “Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы”ның башкарма комитеты әгъзасы, Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Рамил Чурагулов керде.
Җыелышта урындагы бүлекчәнең эшчәнлегенә йомгак ясалды. Архангель районы татар конгрессы рәисе Айгөл Сәйфуллина узган чорда башкарылган эшләр турында мәгълүмат җиткерде һәм 2022-2023 елларга эш планы белән уртаклашты.
Айрат Зәки улы үзенең чыгышында билгеләвенчә, Архангель районында байтак гасырлар дәвамында төрле милләт, төрле конфессия вәкилләре дустанә мөнәсәбәттә яши. Әлеге чарада да районның милли-мәдәни тормышында актив катнашучыларга муниципаль район хакимияте һәм Советының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Конференция барышында берничә карар кабул ителде. Шулай, мәгариф учреждениеләренә татар мәдәниятенә багышланган сыйныф сәгатьтләре, тематик чаралар, ата-аналар җыелышлары үткәрергә кушылды. Шулай ук Архангель районы картасыннан юкка чыккан татар авыллары турында белешмә базасы булдырылачак. Татарлар күпләп яшәгән урыннарда халык бәйрәмнәрен тергезү буенча эш дәвам итәчәк. Мәдәният йортларына исә, балаларны һәм яшьләрне җәлеп итеп, татар фольклор коллективлары төзергә тәкъдим ителде.
Конференциядә катнашучылар фикеренчә, бу көнне яңгыраган идеяләр һәм фикерләр тарих, мәдәният, тел өлкәсендә мәктәп укучыларының әзерлек дәрәҗәсен арттыруга, үз чиратында, яшь буында милли үзаң формалаштыру һәм рухи, иҗади потенциалны үстерергә булышлык итәчәк.
Алда торган Съездга делегатлар сайланганнан соң, көн тәртибендәге тагын бер мөһим темага тукталдылар. Украинадагы махсус хәрби операциягә карата мөнәсәбәт мәсьәләсендә барлык милләт вәкилләре дә бер төптән фикер йөртә. “Мобилизацияләнгән егетләргә, Илебезне саклаучыларга ярдәм итәчәкбез, хатлар язачакбыз, посылкалар җибәрәчәкбез, аларның гаиләләре белән дә элемтәдә торып, көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм күрсәтәчәкбез”, - дигән сүзләр яңгырады.
Район мәдәният сарае артистлары һәм “Ахирәтләр” фольклор ансамбле башкаруындагы җырлар чарага ямь өстәде һәм билгеләнгән юнәлештә тагын да активрак һәм берләшеп эшләргә канат куйды.

Чыганак: https://arhvest.ru/articles/obshchestvo/2022-10-14/v-s-arhangelskoe-sost...
Фото: Эльвира Абдулова, Эльмира Әрдәширова.