Котлаулар кабул иттек

«Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы”ның 25 еллыгы уңаеннан бик күп котлаулар килде. Аларның күбесе 19 ноябрьдә Уфа “Нур” дәүләт татар театрында узган съездда да яңгырады.
Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбировның котлавын съезд делегатларына Башкортстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Наталья Лапшина укып ишетерде.
“Кадерле дуслар!
“Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы” төбәк иҗтимагый оешмасының 25 еллыгы белән сезне ихлас котлыйм!
Башкортстан барлык халыклар мәдәниятенә һәм телләренә сакчыл карашта. Республикада югары уку йортларында татар теле һәм әдәбияты кафедралары, татар лицейлары һәм гимназияләре эшли. Мәктәпләрдә балаларны татар теленә укыту өчен барлык шартлар да булдырылган.
Былтыр Нефтекама шәһәрендә инновацион “Белем” татар полилингваль мәктәп-интернаты ачылды. Уфа “Нур” дәүләт татар һәм Туймазы дәүләт татар драма театрлары уңышлы эшлиләр. Татар телендә чыккан киң мәгълүмат чаралары халык арасында популярдык яулады. Башкортстан белән Татарстан арасында тыгыз мәдәни һәм рухи бәйләнеш булдырылды.
Мондый казанышларга җәмәгатьчелекнең активлыгы, Башкортстан татарлары конгрессының озак еллар алып барган эше ярдәмендә ирешелде. “Туган тел” татар җыры башкаручылары конкурсы, “Нәүрүз гүзәле” матурлык бәйгесе, “Рух. Дәрт. Моң” татар мәдәнияте фестивале, “Шаран тургае” балалар фестиваль-конкурсы һәм башка бик күп проектларыгыз республикадан читтә дә билгеле. Аларның барысы да халыклар бердәмлеген һәм иң яхшы традицияләрне саклауга, ныгытуга булышлык итә.
Башкортстан татарлары конгрессы активына, бүгенге тантанада катнашучыларга иминлек, тынычлык һәм изге эшләрегездә уңышлар телим!” - диелә Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров култамгасы куелган котлау открыткасында.