Русиянең көче – халыклар бердәмлегендә!

“Башкортстан Республикасы татарлары конгресы”ның 25 еллыгы уңаеннан Русия Федерациясе Дәүләт думасының Милләтләр эшләре комитеты рәисе Геннадий Юрьевич Семигинның котлавы.
“Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы” Съезды делегатларын һәм кунакларын оешмагызның 25 еллык юбилее белән котлыйм.
Башкортстан Республикасында 160 милләт вәкилләре дус һәм тату яши.
Республикада яшәүче халыкларның дуслыгын һәм бердәмлеген саклауда Башкортстан Республикасы татарлары конгрессының да өлеше зур.
25 ел дәвамында сезнең оешма милләтара дуслыкны ныгыту, республикада яшәүче татарларның туган телен саклау, мәдәниятен һәм традицияләрен үстерүгә точ өлеш кертә. Бүгенге көндә бу бик мөһим һәм актуаль.
Коллектив көнбатыш, Русияне яу кырында җиңеп була алмаячагын аңлап, милләтара конфликтлар тудырып, безнең бердәмлекне какшатырга тырыша. Туган телен, мәдәниятен, йолаларын һәм гореф-гадәтләрен оныткан кеше тамырлары киселгән агачка тиң һәм читтән ягылган һәм безгә ят булган традицияләргә һәм кыйммәтләргә тиз бирелә.
Күпмилләтлелек, милләтләр төрлелеге – бу Русиянең көче!
Башкортстан татарлары конгрессы съезды эшендә уңышлар телим! Сез кабул иткән карарлар Башкортстанда тынычлыкны һәм тотрылылыкны саклауга булышлык итәр, дип ышанам”, - диелә Геннадий Юрьевичның тәбрикләү хатында.