Башкортстан татарлары - олы Татар дөньясының мөһим һәм аерылгысыз бер өлеше

“Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы” Съездында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Вәсил Габтелгаяз улы Шәйхразыевның тәбрикләү сүзләрен Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесенең Русия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев укып ишеттерде.
“Мөхтәрәм милләттәшләр!
Хөрмәтле Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы Съезды делегатлары һәм кунаклары!
Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы һәм шәхсән үз исемемнән Башкортстан Республикасы татарлары конгрессының 25 еллыгы һәм оешманың чираттагы Съезды уңаеннан сезне кайнар сәламлим һәм оештыручыларга олуг рәхмәтләремне белдерәм.
Башкортстан татарлары олы Татар дөньясының мөһим һәм аерылгысыз бер өлеше. Халкыбызның бөек тарихын, бай сәнгать һәм мәдәниятен, фәнен Башкортстан татарларыннан башка күзаллау мөмкин түгел! Төбәк татарлары һәр эштә, һәр өлкәдә алдынгы урыннарда тордылар, халкыбыз өчен берсеннән-берсе лаеклы бик күп ул һәм кызлар тәрбияләп үстерделәр. Узган гасыр ахырында илдә барган үзгәрешләр вакытында да Башкортстан татарлары Татар дөньясында беренчеләрдән булып халкыбыз хокукларын яклап көрәшкә күтәрелде.
Милли күтәрелеш елларында оешкан “Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы” Төбәк иҗтимагый оешмасы бүген 25 еллык юбилеен билгеләп үтә. Милли иҗтимагый оешма өчен бу, әлбәттә, бик зур дәвер. Бүгенге көндә дә милләтпәрвәрләребез тарафыннан Башкортстан Республикасында яшәүче татарларның мәнфәгатьләрен, туган телебезне һәм мәдәниятебезне, динебезне кайгыртып изге эшләр башкарыла. Моның өчен сезгә олуг рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Кадерле милләттәшләр! Сезне барыгызны да күркәм бәйрәм белән ихластан котлыйм, барчагызга да иминлек, гаилә бәхете, киләчәктә дә сез башкарып килгән изге эшне дәвам итә алырдай, милләтебезне, динебезне саклап калу һәм үстерүгә саллы өлешен кертердәй яшь буынны тәрбияләүдә зур уңышлар теләп калам!”