“Татарча диктант” Бишбүләк районында киң колач алды

Билгеле булуынча, бу көннәрдә “Татарча диктант” акциясе бара.
Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты, Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль университеты, Филология һәм мәдәниятара башлангычлар институты тарафыннан оештырылган акциягә Башкортстаныбызның төрле шәһәр-районнары да актив кушылды. Башкортстан татарлары конгрессының урындагы бүлекчәләре дә аны төрле мәйданчыкларда үткәрә.
Бишбүләк районы татарлары конгрессы җитәкчесе Лилия Марсель кызы Мусаева хәбәр итүенчә, Бишбүләктә ул киң колач алган. Беренчеләрдән булып, аны Фатыйх Кәримнең туган Ает авылында үткәргәннәр. Авыл биләмәсе башлыгы Рәсил Фаат улының катнашуы да аетлылар өчен зур әһәмияткә ия булган һәм горурлык хисе тудырган.
Акцияне "Ак калфак” татар хатын-кызлары ижтимагый оешмасы дәвам иткән һәм китапханәләрдә, мәктәпләрдә, мәдәният йортларында оештырылып, анда эшкуарлар, ветераннар оешмасы да катнашкан.
Бүген исә Кыңгыр-Мәнәвез авылы биләмәсендәге модельле авыл китапханәсенә, урындагы мәктәпкә җыелышып язучылар да бихисап булган.
Фото: Лилия Мусаева.