Халкыбызның күркәм йолалары, гореф-гадәтләре онытылмый!

Башкортстан татарлары конгрессының Зөлфия Әхмәрова җитәкчелегендәге Кырмыскалы бүлекчәсе район Мәдәният сараенда Әниләр көненә багышлап үткәрелгән күркәм чарада үзенчәлекле, милли бизәкләргә бай булган һәм татар халкының күркәм йолаларын чагылдырган күргәзмә белән катнашты.
Әниләр бәйреме уңаеннан Кырмыскалы районы Мәдәният сараенда тантана сәбәпчеләренә зур бәйрәм әзерләнде. Концерт башланыр алдыннан кунаклар бай күргәзмә белән танышты. Кырмыскалы районында яшәүче төрле милләт вәкилләренең милли ихаталарында үткәннәргә сәяхәт кылырга, аларда оештырылган осталык дәресләрендә катнашып, бик күп кул эшләренә өйрәнергә мөмкин иде.
Шулай, “Ак калфак” оешмасының Халисә Әхмәтшина җитәкчелегендәге Кырмыскалы бүлекчәсе белән берлектә “Бирнә сандыгы” дигән копмозиция тәкъдим ителде. Ул кунакларда зур кызыксыну уятты. Чөнки соңгы елларда туйларны борынгы йолаларга, гореф-гадәтләргә нигезләнеп үткәрәләр. Килен төшерү, су юлы күрсәтү, сандык сату булсынмы – барысын да үтәргә тырышалар.
Татар кызы бирнәсендә нәрсәләр булган соң? Бу көнне татар ихатасында бу сорауга тулы җавап алырга мөмкин иде. Халисә Носратулла кызы кунакларга бу хакта җентекле итеп сөйләде.
Кияүгә чыккач яшь кәләшнең тормышын бераз җиңеләйтү максатыннан, әби-бабаларыбыз бирнә сандыгы әзерләгән. Бирнә – киленнең байлыгы, кияү кешегә һәм аның туганнарына алып килгән бүләге. Борынгыдан кыз бала әнисе-әбисеннән, я булмаса аулак өйләргә утырмага йөреп кул эшләренә өйрәнгән һәм үзенә бирнә әзерли башлаган. Бу чигелгән мендәр, юрган тышлары, урын-җир, ястык. Килен кабул итүче йортны яки бүлмәне киендерү өчен тәрәзә челтәр-пәрдәләре дә әзерләнгән. Шушы бирнә тутырылган сандык белән килен кияүнең төп йортына төшкән.
Халисә Носратулла кызы билгеләвенчә, сандыкны кияү йортына иң абруйлы ир кешесе кертергә тиеш булган. Ә аны ачу - җиңги кешегә бирелә.
Әлеге күргәзмәдә килен сандыгында булган барлык әйберләрне күрергә мөмкин иде. Аларның күбесе – Иске Кыешкы авылыннан 85 яшьлек Резида апа Сәйфетдинованың кул эшләре.
Милли ихатаны Мидхәт Газизов гармун көйләренә күмеп, ямь, бәйрәм кәефе өстәде.
Фото: Эльвира Ямалетдинова.